Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз

Бүгенге көнгә 140 тукайлының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 10 мең сум һәм аннан күбрәк штрафы җыелган. 2018 елда КоАПның 20.25 маддәсе буенча җавапка тартылучылар, ягъни штрафын вакытында түләмәүчеләр саны 302гә җиткән булган. 

2016 елдан штрафларны 50 процент ташлама белән түләү турындагы закон үз көченә кергән иде. Ярты сумманы гына түләү өчен автомобильчеләргә 20 көн вакыт бирелә. Әмма мондый мөмкинлектән файдалану турында ни өчендер бик күпләр уйлап та карамый, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегендә. 
Ләкин кагыйдәләрне үтәмәүнең кайбер төрләре өчен ташлама гамәлдә түгел. Алар: 

  • транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү;
  • автомобильне алкоголь кулланган кешегә бирү;
  • машина йөртүченең медицина тикшерүеннән баш тартуы;
  • автомобильченең кешеләргә зыян китергән һәлакәт китереп чыгаруы;
  • йөртүченең икенче мәртәбә тизлекне 40 км/сәгатьтән югарыракка арттыруы;
  • йөртүченең икенче мәртәбә светофорның тыючы сигналына чыгуы;
  • теркәлмәгән машина белән икенче мәртәбә идарә итүе.

Кагыйдәне икенче мәртәбә бозу дигәндә бер ел вакыт күздә тотыла.
Әгәр административ җаваплылыкка тарту турындагы хат почтадан карар чыкканнан соң 20 көн узгач кына килсә, әлеге срок закон нигезендә озайтылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев