Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Сарман юлында куркыныч һәлакәт

24 апрель көнне кичке сәгать 5 тулганда Яр Чаллы – Сарман юлының 23нче километрында Иске Дөреш авылы янындагы күпер өстендә куркыныч юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

МАЗ йөк машинасын йөртүче – Әлмәт районында яшәгән 57 яшьлек ир-ат автомобильнең тизлеген тиешледән арттыра һәм идарә итүне югалтып күпер кырыендагы терәк баганаларга бәрелә. Машина әйләнеп, ян-ягына ава, йөртүчесе күпер астына елгага төшә. Коткаручылар аның үле гәүдәсен су эченнән алалар.
Бу территориядә тизлекнең сәгатенә 70 километрга кадәр чикләнүен, куркыныч борылыш булуын искәрткән юл билгеләре куелган булган. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев