Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Руль артында исерекләр

Руль артында исерекләр

14 майда төнге сәгать 12 тулгач инспекторлар Бәтке авылында Ниссан Алмера автомобилен туктаталар. 49 яшьлек йөртүченең алкоголь кулланган булуы ачыклана. 

15 май көнне Яр Чаллы янында Лада Калина автомобиле руле артына утырган 71 яшьлек пенсионер ир-ат тоткарлана. Ул да исерек хәлдә була. 

Реклама

16 май көнне иртәнге сәгать 9 тулгач Яр Чаллыдан берничә километр читтә – Түбән Кама районының Прости авылы янында инспекторлар Дэу Нексия машинасын туктата. Руль артына утырган 44 яшьлек ир-ат шулай ук эчкән хәлдә була. Бу халәтен ул инспекторларга кичтән сәгать 9га кадәр аракы эчкән идем дип аңлата. 

17 майда иртәнге сәгать 8 тулганда Яр Чаллы – Водозабор юлында чираттагы исерек йөртүче тоткарлана. Бу юлы ЮХИДИ хезмәткәрләренә 40 яшьлек ир-ат эләгә. Ул организмындагы алкогольне кичтән 3-4 банка сыра эчүе белән аңлата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X