Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч көндә өч һәлакәт

Тукай районында ялларда берничә авария теркәлде. 4 сентябрь көнне Яр Чаллы – Новотроицкое – «Весна-1» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ 111130» автомобиле белән идарә итүче ир-ат төп юлдан баручы машинага юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Һәлакәттә «ВАЗ 111130» автомобиленең 82 яшьлек йөртүчесе күкрәк читлеген сындыра. Ул мөстәкыйль рәвештә БСМПга мөрәҗәгать итә. 

Икенче көнне юл һәлакәтендә поши үлә. Авария 5 сентябрь көнне иртәнге 8ләр тирәсендә Яр Чаллы – «Дубки» бакчачылык ширкәте автомобиль юлында теркәлә. «Порше-Кайен» машинасы белән идарә итүче 41 яшьлек ир-ат тизлеген арттыра һәм урманнан кисәк килеп чыккан хайванны бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән поши үлә, машина шактый җимерелә, йөртүче зыян күрми. 
Чираттагы юл һәлакәтендә өч автомобиль зыян күрә. Авария 6 сентябрь көнне 16 сәгатьтә Мәскәү – Уфа трассасында теркәлә. Алабугада яшәүче, «Киа-Спортейдж» автомобиле белән идарә итүче 63 яшьлек ир-ат, тизлекне тиешледән арттыра, шуның өстенә дистанция дә сакламаган була. Ул алда барган «Рено-Меган» автомобиленә килеп бәрелә. Ә анысы исә, этелеп китеп, алда туктап торган «Тойота Авенсис»ка төртелә.
«Киа-Спортейдж» автомобиленең күкрәк читлеге имгәнгән пассажиры һәм «Рено-Меган»ның умыртка баганасы имгәнгән пассажиры БСМПга озатыла.

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев