Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоцикл гына димәгез...

Ике тәгәрмәчле транспортның популярлыгы көннән-көн арта. Шуның белән бәйле рәвештә юлларда мотоцикллар, мопедлар, скутерлар катнашындагы аварияләр дә күбәя. 

Район юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең шәхси составы мототранспортта шлемсыз йөрүчеләр, йөртү таныклыгы булмаучылар, техникасы ЮХИДИдә теркәлмәгән һәм, иң аянычы, руль артына исерек килеш утырган гражданнар белән һәрдаим очрашалар. Алкогольле эчемлек кулланып мотоцикл белән идарә иткән 5 кешенең транспорт чарасы штрафстоянкага куелды инде. 
Һәлакәтләр вакытында автомобильдәгеләргә караганда мотоциклда баручылар күпкә авыррак тән җәрәхәтләре алалар яисә гомерләре белән хушлашалар.
Мотоцикл дип кенә карамагыз, юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак үтәп йөрегез, мотошлемсыз беркайчан мондый транспортка утырмагыз, тизлек режимын үтәгез, маневрлар вакытында игътибарлы булыгыз, дип кисәтәләр ЮХИДИ инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев