Якты юл
  • Рус Тат
  • Машина йөртүче комада

    1 сентябрь көнне кичке сәгать 8дә Игенче авылы янында тагын бер автомобиль юл кырыена төшеп әйләнде.

    Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мондый һәлакәтләр соңгы арада бик еш кабатлана. Алар күбесенчә тизлек режимын сакламау аркасында килеп чыга. Бу юлы да автомобильнең 54 яшьлек йөртүчесе, тизлеге югары булу сәбәпле, идарә итүне югалта һәм каршы юнәлештәге полосага чыгып, юл кырыена төшә. Кызганычка, ул каты имгәнүләр ала. Бүген әлеге ир-ат комада. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: