Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәт урынын ташлап китсәң, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең

Юл-транспорт һәлакәтләре шаһиты булсагыз, авария урынын ташлап киткән машина йөртүчеләргә юлыксагыз, бу турыда район Эчке эшләр бүлегенә 71-44-81, 37-96-60 телефоннары аша шалтыратып әйтегез, дип тукайлыларга мөрәҗәгать итә район автоинспекциясе. Кызганычка каршы, җаваплылыктан качу ниятеннән еш кына машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан кача. Бу гадәттә җәяүлеләрне бәрдерү очракларында еш күзәтелә. Ләкин алай гына җаваплылыктан котылып булмый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшләве һәм ваемсыз булмаган гражданнарның булышуы андыйларны табарга ярдәм итә. 

Район дәүләт автоинспекциясе искәртә: КоАПның 12.27 маддәсе 2 өлеше нигезендә, һәлакәт урынын ташлап киткән машина йөртүчеләргә бер елдан ел ярымга кадәр машина йөртү хокуыннан мәхрүм ителү яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев