Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Кышкы юл аерата саклык сорый

Ел башыннан район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 262 шалтырату кабул ителгән. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 7 җинаять эше кузгатылган. 

Сосновый Бор поселогында билгесез кешеләр урамда торган «КАМАЗ» машинасыннан ике аккумулятор «салдырганнар». Караклар әлегә табылмаган. Бәтке һәм Кнәз авыл җирлекләрендә яшәүче ике кеше административ хокук бозу өчен тоткарланган. Яр Чаллыда яшәүче ир-ат, исерек килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләккән. «М-7» трассасында берәү инспекторларга ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән. Әле факт буенча җинаять эше кузгатылган. 
Яңа ел ялларында район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда пассажир хатын-кыз имгәнүләр алган. Инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 318 очрагын ачыклаган. Шуларның алтысы – эчкән килеш руль артына утыру.
13 январьда Яр Чаллы – Сарман трассасында ике һәлакәт теркәлде. Иртәнге сәгать 7 тулгач трассаның икенче километрында «Лада Ларгус» автомобиле белән «KIA SPORTAGE» бәрелешә. Беренче машинаның йөртүчесе – 62 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру аркасында каршы юнәлештәге полосага чыга. Нәтиҗәдә ул үзе фаҗига урынында ук вафат була. Ә икенче машинаны йөртүче хатын-кыз күпләгән җәрәхәтләр белән больницага эләгә. Көндезге сәгать 1дә 19нчы километрда һәлакәт килеп чыга. Монда «ВАЗ-2115», «Лада 219060» һәм «Мицубиси» автомобильләре бәрелешә. Авариядә ике йөртүче һәм 2003 елгы студент кыз тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев