Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Качсаң – машина йөртү хокукыннан коры каласың 

Юлда нинди хәлләргә юлыгасын берәү дә белми. Юл-транспорт һәлакәтләре көтмәгәндә килеп чыга. Һәм аларда техника гына түгел, кешеләр дә зыян күрә. Һәлакәтләр гадәттә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәннән килеп чыга. Һәм, әйтергә кирәк, мондый хәл күп йөртүчеләрне паникага бирелергә мәҗбүр итә. Һәм шуңа күрә аларның һәлакәт урынын ташлап китүләре дә еш очрый. Аңларга кирәк, бу закон бозуның шактый җитди төре. 

Хәзер стационар камералар, видеорегистраторлар авария урыныннан качкан кешене бик тиз табарга ярдәм итә. Һәм качкан кеше, бердән, һәлакәт китереп чыгаручы буларак җавапка тартылса, икенчедән, аңа авария урынын калдырып киткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. 
Һәлакәт урынын ташлап китүче, КоАПның 12.27 маддәсе 2 пункты нигезендә, 1 елдан 1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан азат ителә яки 15 тәүлеккә кулга алына. Әгәр син ташлап киткән авариядә кеше үлеме дә теркәлгән булса, бу тагын да катырак җаваплылыкка китерә, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев