Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек килеш руль артына утырма

Законнарның катылана баруына да карамастан, машина йөртүчеләр исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр. 

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2019 ел башыннан район территориясендә инспекторлар эчкән хәлдә автомобиль белән идарә иткән 33 кешене тоткарлаган. Аларның 5есе руль артына исерек килеш икенче мәртәбә утырган. Бу төр хокук бозу өчен, РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсе нигезендә, җинаять җаваплылыгына тарту карала. Шулай ук бүгенге көндә исереклек билгеләре белән шәһәр наркология диспансерына 70 кеше җибәрелгән.
Эчкән кеше руль артында барганда куркынычны да, җаваплылыкны да аңлап бетерә алмый. Мондый йөртүче үзенә генә түгел, пассажирларына да, шул ук вакытта юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга да куркыныч тудыра. 
Шуңа күрә автомобильгә утырыр алдыннан ныклап уйлагыз, ваемсыз булмагыз, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев