Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Имтихан бирү тәртибе үзгәрә

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алыр өчен имтихан бирү тәртибе үзгәрә.

Хәзер булачак йөртүчеләргә «мәйданчык»ны тапшырып тору кирәкмәячәк, бөтен күнекмәләр реаль хәрәкәт вакытында тикшереләчәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әзерлеккә бәяне олы юлда йөргәндә бирәчәк.

Яңа кагыйдә җиңел автомобиль, автобус һәм йөк машинасы йөртергә өйрәнүчеләргә генә кагылачак. Ә инде мотоциклчылар өчен имтихан бирүнең элеккеге форматы сакланачак. Алар «мәйданчык»ны да үтәчәк.

Моннан тыш, штраф баллары куела торган кагыйдә бозу төрләренең исемлеге дә үзгәргән. Имтихан бирү шунда ук туктатыла торган дорфа хаталар исемлеге дә булдырылган. Аларга куркынычсызлык каешын такмыйча бару, хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшү өстәлгән. Элеккечә үк, имтиханны уңышлы бирү өчен штраф баллары 5тән артырга тиеш түгел.

Тагын бер яңалык – имтихан биргәндә машинада чит кешенең күзәтеп баруы. Бу рольдә имтихан тапшыру өчен үз чиратларын көтүче курсантлар, иҗтимагый оешмалар һәм автомәктәпләр вәкилләре булырга мөмкин. Күзәтчеләр булу бәхәсле очракларга ачыклык кертергә һәм имтиханның үтә күренмәле булуына ярдәм итәчәк, дип саныйлар дәүләт автоинспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев