Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар – балалар!

Балаларның юлда травмалар алуын кисәтү һәм юл куркынычсызлыгы күнекмәләрен яңарту максатыннан республикада, шул исәптән безнең районда да, 20 августтан башлап «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы бара. Ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Статистикадан күренгәнчә, нәкъ менә озын яллардан соң, август-сентябрь айларында, үсмерләрнең юлда зыян алу очраклары күбәя. Аларга бу чорда кагыйдәләрне кабат искә төшерү мөһим. 
«Игътибар – балалар!» чарасы кысаларында район ЮХИДИ инспекторлары балаларны автомобильдә алып баруга, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә, балаларның үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләренә, яктылык кайтаручы элементлар куллануга аерата игътибар бирәчәкләр. Мәгариф учреждениеләрендә балалар белән әңгәмәләр үткәреләчәк. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына керү урынарында юл йөрү куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше тикшереләчәк.
Ата-аналар балаларын куркыныч тудыра торган урыннарда ялгызларын гына калдырмасыннар иде. Ә машинада барганда 7 яшькә кадәрге баланы бары тик махсус креслога гына утырту мәҗбүри. 7-11 яшьлекләрне җиңел машинаның арткы утыргычында яки йөк машинасы кабинасында куркынычсызлык каешы белән эләктереп тә йөртергә ярый. Ләкин ул баланың буена һәм гәүдә авырлыгына туры килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев