Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Эчәргә яратсаң, руль артына утырма

Ялларда республика юлларында берничә эре һәлакәт теркәлде. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тукайлыларны мондый аварияләрдән сакланырга, юлларда сак йөрергә чакыралар. 

7 майда Әгерже районында Ниссан автомобиле, идарә итүне югалтып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм Киа Рио белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Ниссан машинасының 1990 елгы йөртүчесе һәм Киа Рио пассажирлары – 1988 елгы хатын-кыз һәм 8 һәм 3 яшьлек балалар урында ук вафат була. Йөртүче күпләгән имгәнүләр ала. 
9 майда MAN йөк машинасы, тизлеген тиешледән арттырып, Рено Трафик белән бәрелешә. Ике машина да юл кырыена чыгып әйләнә. Авариядә биш кешенең гомере өзелә, дүртесе төрле җәрәхәтләр ала. 
Шул ук көнне Олы Шилнәдә Лада Калина автомобилендә баручы 41 яшьлек хатын-кыз 10 яшьлек баланы – Кече Шилнә мәктәбенең 3нче сыйныф укучысын бәрдерә. Бала юлны ярамаган урыннан кичеп чыккан була. 
Бәйрәмнәр алкоголь кулланырга яратучылар өчен дә эзсез узмады, дип белдерәләр район ЮХИДИ инспекторлары.
8 майда инспекторларга Калмаш авылыннан шалтырату килә. Анда юлда бер мотоцикл торуы, аның янында бер ир-атның ятуы турында әйтәләр. Инспекторлар әлеге ир-атның барлык төр транспортны йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуын, шуңа да карамастан мотоцикл руле артына утыруын, җитмәсә, эчкән хәлдә булуын ачыклыйлар. 
Шул ук көнне иртәнге сәгать 9 тулганда «Прикамье» бакчачылык ширкәтендә 71 яшьлек ир-ат туктатыла. Ул да алкоголь кулланган хәлдә була. 
9 май көнне Новотроицкоеда 33 яшьлек хатын-кыз тоткарлана. Ул шулай ук руль артына эчкән килеш утырган була. Шуның өстенә, машина йөртү таныклыгы да булмый. Мондый хокуктан ул 2018 елда 36 айга мәхрүм ителгән була. 
Шул ук көнне «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә исерек килеш руль артына утырган 30 яшьлек ир кеше туктатыла. 

/ Фото ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X