Якты юл
  • Рус Тат
  • Чираттагы «Тоннель»

    23 ноябрь көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары юл-патруль хезмәткәрләре белән берлектә Яр Чаллы – Сарман трассасының 1нче километрына – КБК борылышына «Тоннель» рейдына чыгалар.

    Алар алкоголь кулланган килеш руль артына утыручыларны ачыклаячаклар. 16 ноябрьдә Яр Чаллы – Водозабор юлында үткән шундый чарада ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәсен бозуның 7 очрагын ачыкладылар. Аларның 3есе иминият полисыннан башка йөрү, 2се куркынычсызлык каешын такмау, 2се – дәүләт номерының укырлык хәлдә булмавы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: