Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур этнографик диктант

Тукай районында «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясенә кушылдылар.

Түбән Суыксу урта мәктәбе базасында үткән чарада 100гә якын кеше катнашты. Алар: өлкән сыйныфлар укучылары, укытучылар, район халкы һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар. Диктантта 20 сорау иде (16 яшькә кадәр катнашучылар өчен) һәм 30 сорау (16 яшьтән узган катнашучылар өчен), аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк булды. Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь баллар суммасы-100гә тиң булырга тиеш иде. Нәтиҗәләр соңрак булачак.
Диктантны онлайн форматта да язу мөмкинлеге дә тудырылды. Акциянең төп максаты-кешеләрнең илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарын җәлеп итү, татулыкны һәм милли бердәмлекне ныгыту, халыкның этнографик грамоталылыгын арттыру иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев