Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгульләр тавыш бирә

Новотроицкое авыл җирлеге сайлаучыларның 50 проценттан артыгы 14:00 сәгатькә тавыш бирергә килде. Бу – 900гә якын кеше. Сайлау участогы рәисе Әдип Низамов сүзләренчә, яшь буын активлык күрсәтә. Шундый алдынгы карашлы яшьләрнең берсе – үзмәшгульлек системасында теркәлгән Эльфат Хәбибрахманов.

– Металл конструкцияләр җитештерү, нәфис кою, ташларны эшкәртү белән шөгыльләнәм. Үзмәшгуль буларак теркәлгәч, юридик статусым шәхси эшмәкәрнекенә тиң булды. Моның нигезендә реклама кампаниясе үткәрә алам, эшне социаль челтәрләрдә дә җә­елдерергә мөмкинлек бар. Иң мөһиме – бу законсыз эшкуарлык дип саналмый. Икенчедән, республикада кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән, төрле программалар эшләп килә, шуның буенча грантларка дәгъва кылылрга хокукым бар. Гомумән әйткәндә, кече бизнесны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек! Билгеле, болар барысы да законнар кабул итүче депутатлардан тора, – дип уртаклашты эшмәкәр. –Новотроицкое – зур җирлек. Ул актив рәвештә үсә, яңа йортлар салына, яшь гаиләләр барлыкка килә. Авыл халкын уңайлы шартлар белән тәэмин итү – мөһим мәсьәләрнең берсе. Шөкер, бу сораулар тиешле дәрәҗәдә хәл ителә. Ял паркы, авыл советы, балалар бакчасы бинасы, яңа мәдәният йорты, төзек юллар белән мактана алабыз, – диде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев