Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгульлек: өстенлекләре нидә?

Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үзмәшгульлек буенча «Һөнәри керемгә салым» системасы эшли башлады. Ул пилот проекты, ягъни эксперимент буларак гамәлгә кертелде. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле төстә башкарыла. Бүген 138 тукайлы шушы яңа салым системасында теркәлгән. Күпләп теркәлүчеләр Кече Шилнә җирлегендә. Биредә 30 кеше, Әҗмәкәйдә 20, Мәләкәстә 17, Бәткедә 10 кеше әлеге яңалыкка кушылган.

«Һөнәри керемгә салым» системасының өстенлекле яклары турында без район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Хәбибуллин белән әңгәмә кордык.

– Айрат Рафакович, халык салымга кагылышлы һәр яңалыкны сагаеп кабул итә. Ә үзмәшгульлекнең кызыктырырлык яклары нинди?
– Иң мөһиме, бу системага күчү бик ансат. Аны күпләр үзлегеннән башкара ала. Салым органына барып торасы түгел. Теркәлүне федераль салым хезмәте сайтында (https://npd.nalog.ru/) эшләргә була. Яки мобиль телефонга, компьютерга, смартфонга яисә планшетка «Мой налог» мобиль кушымтасын куясы һәм аның аша салым органында теркәләсе. Теркәлү үзе 2-5 минут вакытны ала. Беренче чиратта, анда үзегезнең шәхси телефон номерыгызны күрсәтәсез. Аннары аңа код килә. Алга таба эшчәнлегегезне тормышка ашырырга теләгән төбәкне сайлыйсыз. Бу баскычларны узгач, үз паспортыгызның фотосын теркисез. Соңыннан шәхси фото ярдәмендә шәхесне раслау узасыз.
Ә үзмәшгуль буларак теркәлгән кеше үз хезмәте өчен урында ук чек чыгарып бирә ала. Шулай ук үзмәшгульлеккә күчүчеләргә касса аппараты алу мәҗбүри түгел. Банктан кредит алганда да керемнәрен күрсәтә ала. Үзмәшульлек буенча эшләүчеләр эшмәкәрләрдән таләп ителгән еллык отчет тапшыру кебек мәшәкатьләрдән дә азат ителә.

– Моңа кадәр хезмәт күрсәтүдән яисә милекне арендага биреп торудан алган керемнән 13 процент исәбеннән салым түләргә тиеш идек. Хәзер ничек?
– Үзмәшгульлек режимына күчкәч бу салым 6 яисә 4 процент кына тәшкил итә. 6 процент – юридик затлар өчен, 4 процент физик затлар кеременнән алына.

– Билгеле, аерма зур. Әмма яңа системага күчкәннән соң салым процентлары күтәрелеп китмәсме?
– Бу яктан шикләнәсе юк. 4 яки 6 процент киләсе ун елда үзгәрмәячәк.

– Әйтик, нинди дә булса хезмәт белән шөгыльләнеп, айга 10 мең сум керем алдык, ди. Шуннан түләү нинди тәртиптә башкарыла?
– Сез 10 мең сум керем алуыгыз турында телефоныгызда булган үзмәшгульлек кушымтасында күрсәтәсез. Сезгә автомат рәвештә күпме салым түләргә кирәклеге исәпләнә (бу очракта 400-600 сум). Әле сез «Һөнәри керемгә салым» системасында теркәлүгә мобиль кушымтагызга 10 мең сум күләмендә акча керә. Шул акча беткәнчегә кадәр сезгә 6 яки 4 проценттан да кимрәк түләү килә.

– Безнең районда нинди хезмәтләр белән шөгыльләнүчеләр системада теркәлә ала?
– Чәчтарашлык белән шөгыльләнүче, транспорт, төзелеш хезмәтләре күрсәтүче, заказ буенча төрле ризыклар пешерүче, репетиторлык белән шөгыльләнүче, бәйрәмнәр оештыручы (тамада), фото-видео төшерүче, арендага торак, башка биналар биреп торучы, массаж, маникюр ясаучы, сувенирлар җитештерүче, йөкләр ташучы, пассажирлар йөртүче, техника ремонтлаучы кешеләргә яңа салым режимы кызыклы булыр.

– Бу бит эшне легаль төстә алып барып, бизнесыңны үстерергә мөмкинлек бирә торган алым.
– Шулай. Әмма «Һөнәри керемгә салым» системасыннан кешеләр яллап эшләтүчеләр, сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләр, алып сатучылар (перепродажа), авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып баручы КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, айлык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артып китүчеләр файдалана алмый.

– Күпләр: «Мин ул яңа режимга күчмичә дә тыныч кына эшләп ятам», – ди.
– Андыйлар «күләгәдә», ягъни законсыз эшләүчеләр дип атала. Салым түләүдән качып эш алып баручыларны тикшерү органнары ачыкларга, җавапка тартырга мөмкин. Ә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән кеше бернидән шикләнмичә тыныч күңел белән эшчәнлек алып бара.
Районда үзмәшгульлекне оештыру буенча аерым белгеч билгеләнгән. Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Камил Ангел бу юнәлештәге теләсә нинди сорауга ачыклык кертә, ярдәм күрсәтә. «Һөнәри керемгә салым» системасы, аның үзенчәлекләре, өстенлекләре хакында 78-07-77 телефоны буенча шалтыратып белешә аласыз.

Районда үзмәшгульлекне оештыру буенча тукайлылар белән һәр җирлектә очрашулар уза. 
Алар түбәндәге график буенча үткәрелә. 

(Очрашулар турында тулырак мәгълүматны авыл җирлеге башлыкларыннан белешергә була)

 

Авыл җирлеге

Көне

Вакыты

1.

Мәләкәс

03.07.2019

17.30

2.

Түбән Суыксу

03.07.2019

18.45

3.

Круглое Поле

04.07.2019

17.30

4.

Иштирәк

05.07.2019

17.30

5.

Биклән

05.07.2019

18.45

6.

Мусабай Завод

08.07.2019

17.30

7.

Борды

08.07.2019

18.45

8.

Теләнче Тамак

09.07.2019

17.30

9.

Иске Дөреш

10.07.2019

17.30

10.

Яңа Бүләк

10.07.2019

18.45

11.

Күзкәй

11.07.2019

17.30

12.

Калмаш

11.07.2019

18.45

13.

Әҗмәкәй

12.07.2019

18.45

14.

Кече Шилнә

12.07.2019

19.00

15.

Калмия

16.07.2019

17.30

16.

Боерган

16.07.2019

18.45

17.

Сәмәкәй

17.07.2019

17.30

18.

Иске Абдул

17.07.2019

18.45

19.

Шилнәбаш

18.07.2019

17.30

20.

Комсомолец

18.07.2019

18.45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев