Үзәктә – кешеләр мәнфәгате
Җирлек башлыклары халык алдында 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап тота башлады. Шунда ук 2020 елга бурычлар да билгеләнде. Район җитәкчеләре катнашында җыеннар барлык җирлекләрдә узачак, алар 30 январьга кадәр дәвам итә.
Халык белән беренче очрашу традиция буенча Борды җирлегендә узды. Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова 2019 елда җирлектә башкарылган эшләргә тукталды. Җирлек ике программага кереп акча откан. Президент программасы буенча 1 млн 500 мең сум акча алган. Ул тулысынча Борды авылында урнашкан һәйкәл территориясен төзекләндерүгә тотылган. РФ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы программасы буенча Борды авылында буа төзекләндерелгән. Бу эшкә 14 млн сум акча тотылган.
Район хакимияте булышлыгы белән Бордыбаш авылының мәдәният йортына газ кертелгән. Моңа кадәр бина электр ярдәмендә җылытылган. Ә бу, билгеле, артык чыгымнарга китерә. Хәзер Бордыбаш мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк.
Җирлектә «Закиров» эре крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул күпләп кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә. Хуҗалык җирлекнең социаль-икътисади торышына дә уңай йогынты ясый, авыл халкын да өстәмә эш урыннары белән тәэмин итә. 2019 елда әлеге хуҗалык ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алуга ирешкән. Аның күләме – 6 млн 500 мең сум. Әлеге акча 600 башка исәпләнгән цех төзүгә тотылган.
Борды – үзара салым программасында тулысынча катнашучы җирлекләрнең берсе. 2019 елда бердәм тырышлык белән 318 мең сумнан артык акча җыелган. Дәүләт тарафыннан субсидияләнгәч, җирлеккә 1 млн 593 мең сум акча кайткан. Ул тулысынча өч авылның юлларын төзекләндерүгә юнәлтелгән.
Булган проблемаларны бердәм хәл итүдән Борды территориясендә урнашкан бакчачылык ширкәтләре дә читтә калмаган. «Чулпан», «Йолдыз», «Автозаводец» ширкәтләре дә үзара салым программасында катнашкан. Җыелган акча дәүләт тарафыннан ике тапкыр арттырылгач, ширкәттә яшәүчеләргә су торбаларын алмаштыру, юлларны төзекләндерү мөмкинлеге ачылган.
Җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Бордыбаш һәм Җәйләү авылларында һаман да Интернет тоташтырылмаган. Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренчә, әлеге юнәлештә эш тукталмый. Таттелеком вәкилләре белән проблеманы хәл итү юллары барлана. Тагын бер мәсьәлә – Бордының үзендә чистарту корылмалары тузган, капиталь ремонт таләп итә. Бу ремонт зур финанс чыгымнары сорый һәм моны фәкать дәүләт программасына кереп кенә хәл итеп була.
Фаил Камаев авыл җирлеге эшчәнлегенә югары бәя бирде. Уңай үзгәрешләрнең берсе – мәктәп базасында Автомеханика көллияте филиалы булдыру. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, районда авыл хуҗалыгы тармагы кадрларга кытлык кичерә. Әлеге үзәк районны гына түгел, шәһәрне дә эшче кадрлар белән тәэмин итәчәк. Быел әлеге үзәкнең проектын булдыру өстендә эшләү бурычы куела.
Мусабай-Завод авыл җирлеге халкы да үзара салым программасында 100 процент катнашып килә. Шулай итеп җирлектә булган социаль мәсьәләр дә уңай чишелеш таба. Әйтик, мусабайзаводлылар 2019 елда 336 мең сум акча җыйган. Җирлеккә кайткан 1 млн 800 мең сум субсидиягә күптәннән көтелгән янгын депосы төзелгән. Калган акчага Мусабай Завод авылы зиратының калган өлешен койма белән әйләндереп алырга ниятләгәннәр. Республика программасы буенча Мусабай-Завод авылының Ленин урамында 800 метр асфальт салынган. Бу эшкә 5 млн 800 мең сум тотылган. Шулай ук урам утлары ремонтланган.
Хәл итәсе мәсьәләләрнең иң зурысы – 1971 елда төзелгән мәдәният йортын капиталь ремонтлау. Әйтергә кирәк, һәр ел саен районның бер мәдәният йорты дәүләт программасы хисабына төзекләндерелә. Мусабай-Завод мәдәният йортын мондый программага кертү нияте бар, тик төгәл вакыты билгеле түгел.
Тагын бер проблема – яңа депода төзек янгын машинасы булмау. Мусабайзаводлылар җитәкчеләргә үз гозерләрен җиткерергә ашыкты. «Муса Җәлил» урамында урнашкан өч шәхси йортта су юк икән. Әлеге йортларда гомер итүчеләр суны чишмәдән ташырга мәҗбүр. Аларны сулы итү өчен 150 метр су торбасы сузу кирәк. Авыл халкын борчыган тагын бер сакаллы проблема – мәчеттә газ булмау.
Авыл халкы шулай ук су бәясе югары булу, мәктәп котельныеның түбәсеннән су үтү, Кызыл Байрак авылында су башнясының көче җитмәве турында әйтте.
Авыл активисты Тәслия Ишалина зират территориясен тәртипкә китерүдә, өмә уздыруда авыл халкының сүлпән булуын искәртте. «Зират – һәрберебез өчен мәңгелек йорт. Битараф булмыйк әле, авылдашлар, бердәмрәк булыйк», – дип чакырды ул.
Мусабай-Завод җирлегенең Кызыл Байрак авылында ел да районкүләм сабантуй уза. Ел әйләнәсе әлеге мәйданны мусабайзаводлылар чиртартып, тәртиптә тота. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов әлеге эштә катнашучы бюджет тармагы хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев