“Лев Толстой ул бөтен дөнья”
2018 ел Татарстанда "Лев Толстой елы" дип игълан ителде. Еллык кысаларында Түбән Суык-Су авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелде. 9 сентябрьдә Лев Толстой тууына 190 ел булды. Шул уңайдан “Лев Толстой ул бөтен дөнья” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
Лев Николаевич Толстой — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренекле шәхесләрнең берсе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең — толстойчылыкның нигезен тәшкил итә.
Толстойның әсәрләре генә түгел тормыш юлы да бик үзенчәлекле. Шуның белән дә ул кызыклы шәхес. Мәктәп укчылары 1 нче класстан ук аның иҗаты белән таныша башлыйлар. 10 нчы сентябрьдэ Тубэн Суык Су авылы мэктэбендэ 4 нче сыйныф укучылары өоен "Безнен Лев Толстой" дип аталган класс сэгате уткэрелде. Дэрес барышында китапханэче язучынын тормышы, ижаты турында сойлэде. Класс сэгате азагында балалар махсус эзерлэнгэн трафарет ярдэмендэ Лев Толстойнын сурэтен ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев