Зиһене үткен, кулында көче бар
Авыл үзенең килеп чыгу тарихы белән генә түгел, күп чакта аны яшәткән, үстергән кешеләре белән дә кызыклы. Ә бит андый шәхесләр саный китсәң – бихисап. Һәм алар арасында киң җәмәгатьчелеккә таныш күренекле шәхесләр генә түгел, гап-гади кешеләр дә бар. Миңа калса, нәкъ менә шулар авылның тоткасы, аның ишелмәс нигезе булып тора.
Яңа поселогында яшәүче, бу атнада 90 яшен тутырган Мәҗит Мотыйгулла улы Хәбибуллин да шундыйлар калыбыннан. Мәҗит абыйга, чыннан да, сокланмый карау мөмкин түгел. Ник дигәндә, бер гасырга якын гомер итүче бу ирнең яшьләргә әйтер сүзе дә, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек.
Мәҗит абый тумышы белән Казаклар авылыннан. Әтисе Мотыйгулла һәм әнисе Шәмседоха гаиләсендә ул дүрт бала арасында өченчесе булып туган. Колхоз рәисе булып эшләгән Мотыйгулла абый авылда абруйлы кешеләрдән саналган. Әнисе Шәмседоха исә Мәҗиткә, аның олы абыйлары Хәмит һәм Мәликкә, сеңелләре Фәния апага тиешле тәрбия бирүче, алтын куллы, уңган хуҗабикә дип исәпләнгән. Кыскасы, Мәҗит абый бик яхшы, ныклы гаиләдә үскән.
Кем белә, нинди үрләргә ирешер иде икән укуда зирәклеген, тырышлыгын ачык күрсәткән ун яшьлек Мәҗит әгәр дә 1941 елның җәендә бар илне сугыш тетрәндермәсә?
Әтисе беренчеләрдән булып фронтка китеп баргач, Мәҗиткә дә олыгаерга туры килә. Ир-егетләрсез калган авылда ул хатын-кызлар, картлар һәм үзе кебек эшкә яраклы бала-чагалар белән җигелеп кырларда, ындыр табагында, фермада эшли.
– Сугыш вакытында иң истә калганы безнең, кечкенә генә малайларның, җәяүләп шәһәргә баруыбыз булгандыр. Язын берничә иптәшем белән без Чаллыга чәчүгә дип орлык алып кайтырга киттек. Ул ачлы-туклы заманда ашлыкны авылда түгел, ә шәһәрдә саклыйлар иде шул. Ачтан интеккән халык урламасын өчен, бер бөртеге дә югалмасын өчендер инде. Шул ашлыкны никадәр юл аркаларыбызга салып кайтканнар әле дә хәйран калдыра, – дип хәтер җепләрен сүтә Мәҗит абый.
Аллаһыга шөкер, Мәҗит Хәбибуллинны, аның бертуганнарын, әниләрен ятимлек, тол калу хәсрәте читләтеп үтә – Мотыйгулла Сталинград сугышында бик нык яраланып булса да туган якка кайта.
Сугыштан соңгы елларда да Мәҗит абыйга күп эшләргә туры килә. Ул Түбән Кама якларында кырыс шартларда урман да кисә, туган авылында да армый-талмый эшли. Армия сафларыннан кайткач та Казакларда күп еллар механизатор булып хезмәт куя. Кай арададыр Бай-Бүләк авылыннан булып, шәһәрдә эшләп йөргән Хәлимә апаны да ул «Урал» мотоциклына утыртып, үзенә хатынлыкка дип Казакларга алып кайтып китә.
Шул вакыттан 52 ел бергә гомер иткәннәрен алар, үзләре әйтмешли, сизми дә калганнар. Хәния апа 17 ел Казакларда сыер савучы булып эшләгән, Мәҗит абый трактор рулен кулдан төшермәгән. Яңа поселогына күчкәч тә, алар бергә, бер җан булып яшәгәннәр, эшләгәннәр. Мәҗит абый 45 елдан артык хезмәт юлы узган. Аның авыл хуҗалыгында эшләгәне өчен күпсанлы мактау грамоталары, бүләкләре бар. Әле дә тик тормый ул, үзенә шөгыль табып яши.
– Әтиебез, аллага шөкер, нык әле. Зиһене дә үткен, кулында көче дә бар. Быел бакчага чыгып, җирләр казып, безне гаҗәпләндереп йөрде, – дип сөйли әтисе турында кызы Гүзәлия апа.
Фидания, Роза, Физания, Гүзәлия, Гөлия исемле биш кызга яхшы әти, дүрт оныкка, бер оныкчыкка яраткан бабай булган Мәҗит абыйга һәм аның җәмәгате Хәлимә апага корычтай сәламәтлек, озын гомер телибез.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев