Үзгәрмәсәң, артта каласың
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, бүген мәгарифкә катнашы булмаган бер генә кеше дә юк.
Киләсе елда укучылар шахмат белән җенләнеп китмәгәе. Мәктәпләрдә бу спорт төренә игътибар артачак. Татар телен укыту концепциясе дә әзерләнеп бетәр дигән өмет бар. Быел ни өчен БДИ нәтиҗәләре рейтингын игълан итмәделәр? Кичә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов матбугат очрашуында ел йомгакларына нәтиҗә ясады.
Республиканың баш педагогы әйтүенчә, бүген мәгарифкә катнашы булмаган бер генә кеше дә юк. “416 мең укучы, 220 мең бакчага йөрүче сабый, 150 меңләп вуз һәм 70 мең техникум студентлары... Бу санны икешәр әти-әнигә тапкырлыйбыз, шуңа һәр баланың дүртәр әби-бабаен кушабыз. Менә шуннан төгәл санны исәпләп чыгарабыз, – ди министр. – Без мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышабыз. Әти-әниләр өчен республика күләмендә интернет җыелыш үткәрәбез. Бүген укытучыга җиңел түгел. Укучылар интернет аша мәгълүмат белән танышып бара, кайберләренең гаджетлары да укытучыныкына караганда да заманчарак булырга мөмкин. Әмма монда: “Минем шәп айпадым бар, бөтен нәрсәне дә беләм”, – дигән ялгышу да бар. Укытучыдан башка булмый. Ул белемне системалы рәвештә тупларга өйрәтә”.
Быел БДИ нәтиҗәләрен җәмәгатьчелеккә җиткермәделәр. Министрлык рейтингны бары үзе өчен генә файдаланырга булган. Министр әйтүенчә, көчле укытучылар, методик белгечләр артта калган мәктәпләргә барып, белем сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә имтихан баллары да шактый арта икән. Сыйфат турында сөйләгәндә, журналистларны укытучыларның белем дәрәҗәсе дә кызыксындырмыйча калмады. Рособрнадзор ноябрь аенда математика, урыс теле укытучыларының белемен тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте. 22 мең укытучы катнашкан тикшерүдә математика укытучыларының яртысы үз фәне буенча белемен күрсәтә алмаган. Урыс теле буенча күрсәткечләр яхшырак. Татарстан укытучыларының белеме ничегрәк икән? Сорау шундый иде.
– БДИны беренче мәртәбә тапшырганда аңлашылмаучанлыклар күп иде. Хәзер инде укучылар аны тыныч кына бирергә өйрәнде. Укытучы бит утыз ел буе үз фәнен өйрәтергә, бер төрле генә яшәргә өйрәнгән. Ә бу юлы аннан белемен күрсәтүне сорыйлар. Бу очракта психологик яктан каушап та калырга мөмкин. Берничә елдан укытучылар да бу тикшеренү системасына ияләнеп бетәр. Бездә яхшы мөгаллимнәр укыта, – диде Рафис Тимерханович.
Укытучы димәктән, министр үзе дә булачак педагоглар өчен практиканы бетерүне аңлап бетерми. “Мин берара медицина университетына укырга барырга уйлаган идем. Тик табиб булып эшләүче әни миңа анатомичкага барырга кушты. Шунда кереп чыкканнан соң фикерем үзгәрде. Укытучы булырга теләгән яшьләрне дә, беренче чиратта, балалар белән очраштырырга кирәк. Вәзгыять белән танышкач, үзләре нәтиҗә ясаячак. Теләк булса, белем биреп була. Булмаса, андыйлар мәктәптән барыбер китәчәк”, – диде ул.
Татар телен үстерү стратегиясе киләсе елның беренче ярты еллыгында төзелеп бетәргә тиеш. Әлегә андый документ юк. Министр бүген мәктәпләрдә урыс, татар, мари, мордва, чуаш, удмурт, иврит телләренең өйрәнелүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, әгәр төркемдә 15 укучы тупланып, шушы телләрне өйрәнергә тели икән, берәү дә каршы килмәчәк. Федераль белем бирү стандартлары атнага ике сәгать укыту мөмкинлеге бирә. “Без татар телен укыту программасын бераз үзгәрттек. Унбер ел буе татарча укытып та, йә бернәрсә өйрәтмичә чыгарабыз, йә инде психологик киртәне җимереп, сөйләшергә өйрәтәбез. Моның өчен “Сәлам” дәреслеге бар. Шул әсбап буенча укый башлагач, балалар сөйләшә башлады. Иң кызыгы – татары да, урысы да түгел, “5ле”гә укучылар, – диде Рафис әфәнде. – Күптән түгел оныгыма бик озын шигырь ятларга биргәннәр. Ятлаган, әмма мәгънәсен аңламый. Аңламыйча уку барыннан да куркынычрак. – Чит телләр өйрәнүнең өстенлеген аңлаган урыс әти-әниләре балаларына татар телен өйрәтүгә каршы түгел. Кайвакытта алар татарларга караганда да телне яхшырак белә әле”.
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР Югары Советының 80 еллыгына багышланган тантаналы җыенда өч телле мәктәп төзү тәкъдимен җиткергән иде. Анда укыту урыс, татар, инглиз телләрендә оештырылачак. Мәктәпкә кергәндә бу төп шарт булачак. Концепцияне төземичә, төзелеш эшенә керешмәячәкләр. “Эшче төркем булдырылган, аның составына белгечләр, мәктәп директорлары керә. Соңгы вакытта Минтимер Шәймиев тарафыннан мәгариф тармагына карата зур игътибар тоябыз. Безнең өчен бу – зур ярдәм. Без мәктәпнең яңа идеологиясен булдырырга телибез. Анда башлангыч мәктәп, интернат, балалар бакчасы каралган”, – диде министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев