Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебездә ял итүчеләрне күңелле сюрпризлар көтә

Быел бар да үзгә: Казан урамнарыннан туристлар да йөрми, кунакханәләр дә буш. Шулай да туризм өлкәсенә «җепшеклек» тәтер шикелле. Җәен ничек ял итәрбез? Шул хакта матбугат очрашуы узды.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенчә, бу ел кешеләргә үзебездәге туристлык урыннарын барларга менә дигән мөмкинлек бирәчәк. Республикада яшәүчеләрнең күпчелегенә Татарстан буйлап сәяхәт тә хуш килергә тиеш. Моның өчен мөмкинлекләр дә, кызыклы тәкъдимнәр дә бар.
Ресторатор һәм отельер ассоциацияләре белән берлектә, Туризм комитеты «2+1» программасын эшләгән. Аның беренчесе гаилә белән ял итүчеләр өчен бер дигән булачак. 12 яшькә кадәрге бала кунакханәдә бушлай яшәячәк. Акция кысасында туристка кунакханәдә яшәү өчен тагын бер төн бушка биреләчәк. Моңа өстәп Казан үзәге буйлап ике сәгатьлек экскурсия дә каралган. Акция турында тулырак visit.tatarstan.ru cайтына кереп белергә мөмкин.
Үзебездәге ризыклар Франция багетлары, Төркия симитләре, Чехия сыраларына алмаш булмагае. «Ялларда 1001 ләззәт» туристлык программасы кысасында халыкны кызыклы урыннарга йөртүдән тыш, ашатачаклар да әле.
– Бу программа ялны бер районда уздыруны күздә тота. Бәясе – 2200 сум. Монда кунакханәдә тору, ике экскурсия, ике төшке аш һәм бер иртәнге аш керә. Программа иң элек Татарстан кешеләренә тәгаенләнгән. Билгеле, читтән килүчеләр дә аннан файдалана ала. Хәзер дүрт маршрут бу программага кертелгән, ул да булса – Кама Тамагы, Чистай, Болгар һәм Алабуга. Алга таба исемлекне зурайтырга исәп. Бу туристлык үзәкләрендә экологик чиста продукция дә сатып алырга мөмкин булачак. Мисал өчен, Чистайда сыра җитештерү заводына алып барачаклар. Кама Тамагында туристлар сыр заводын караячак, – диде Сергей Иванов. Бәяләрнең зур ташламалар белән исәпләнүен дә искәрттеләр. Быел туристлар агымы узган елдагы кебек зур булмаса да, Татарстанны бик үк онытып бетермәсләр дип өметләнә комитет башлыгы.
Диңгез турында хыялланучылар өчен куанычлы хәбәр: Кырым, Сочи, Краснодар курортларына авиаочышлар яңартылачак. Мәскәү, Санкт-Петербург, башка шәһәрләр белән дә аралар якынаячак. Авиаочышлар июнь аеннан яңартыла, рейслар, вазгыять «йомшарган» саен, артачак.

САН
3,5 млн
Узган ел Казанга шулкәдар турист килгән. Шуларның 229,3 меңе – Кытай, Казахстан, Төркия, Германия, Украина һәм Беларусь туристлары. 2019 елда кунакханәләрнең кеше белән тулылыгы 60 процентны тәшкил иткән.

Фото: pixabay.com

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев