Якты юл
  • Рус Тат
  • Үзбәкстан гражданнары президентларын сайлады

    Тукай районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз республикалары президентын сайлауда катнашты. 

    Үзбәкстан Республикасы президентын сайлау 24 октябрьдә үтәчәк. Әлеге сәяси кампаниядә күбрәк кешене катнаштыру максатыннан алдан тавыш бирү оештырылды. Үзбәкстанның Генераль консуллыгы тарафыннан Татарстанның 20 районында һәм республиканың эре шәһәрләрендә сайлау участоклары ачылды. 
    Тукай районы территориясендә Үзбәкстан гражданнары 97 кеше. Аларның 93е тавыш бирү башлангач ук Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортына килеп үз фикерен белдерде. 

    / Фото Рөстәм Зәкиев тарафыннан бирелде 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: