Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым акчасына юл төзекләндерелде

Иске Дөреш авыл җирлегенә биш авыл карый. Алар ел саен үзара салым җыюда актив катнаша. 2018 елның ноябрендә уздырылган референдумда да авыл халкы бу эшне хуплап тавыш бирде. Үзара салым җыюның халык өчен файдасы зур. Чөнки һәр елны үзләре үзара салым акчасына башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күреп торалар. 

Җирлеккә кергән биш авылдан да теркәлгән һәр кешедән 500әр сум акча җыелган, һәрберсен исәпкә алып, банктагы счетка күчерелгән. Үзара салым акчасын хезмәт яшендәге һәм пенсиядәге һәрбер кеше бирергә риза булган. Инвалидлардан һәм сугыш чоры балаларыннан билгеләнгән сумманың 50 проценты алынган. Хөкүмәт программасы буенча үзара салым акчасы дүрт тапкыр артып, банктагы исәп-хисап счетына 910 мең сум килгән. Шушы акча тулысы белән Октябрь Бүләк авылының Муса Җәлил урамын ком-таш белән түшәп төзекләндерүгә тотылган. 
– Башкарылган эшне – яхшы нәтиҗәне күргәч, үзара салым акчасын бирәсе килеп тора. Фельдшер буларак, миңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында барып авыруга ярдәм күрсәтергә туры килә. Урамнарыбыз якты, юл – төзек. Кара көзләрдә, төн уртасында – караңгыда, баткак юлда ярдәм күрсәтергә барган чакларны кем исәпләгән дә, кем санаган. Менә хәзер, урамда утлар балкып тора. Юллар такыр. Тормыш-яшәеш һәм эш өчен уңайлыклар тудыра торган программаны хуплыйм. Медицина хезмәткәре буларак, юлларның кеше гомерен саклап калудагы роле турында аеруча басым ясап әйтәсем килә. Кайвакыт кеше гомере кыл өстендә була – санаулы минут эчендә авыруга медицина ярдәме күрсәтелә икән, ул исән кала. Беркемнең дә авырудан, көтелмәгән хәлләрдән котылып калам дигән ышанычы юк. Янгын сүндерү машинасы да тигез, такыр юлдан тиз арада килеп җитә. Шуңа күрә һәркем, кулыннан килгәнчә, үзара салым акчасын бирергә тырышсын иде, – ди авыл фельдшеры Ләйсирә Сәйфетдинова.
Иске Дөреш авыл җирлегенә кергән Салих Тукай, Октябрь Бүләк, Таулы Дөреш авылларында урамнарны яктырту буенча байтак эш башкарылган. 
– Быел ноябрь аенда 2020 ел өчен үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәреләчәк. Халык белән килешеп, җыелган акчаның бер өлешен Иске Дөреш авылының Ленин һәм Карл Маркс урамнарын һәм өлешчә Молодежная урамын яктырту өчен тотарга ниятләп торабыз. Иске Дөреш авылының Молодежная урамына өлешчә таш түшәү, Таулы Дөреш авылы юлын төзекләндерү (ямау) күздә тотыла. Халкыбыз яхшы шартларда яшәргә лаеклы, – ди. Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков.
– Юлларның яхшы булуы – читтә яшәгән якын кешеләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбызны туган нигезгә, туган авылга дәшеп торучы маяк ул. Гадәттә, кеше олыгайгач туган ягына тартыла, һичьюгы ата-анасының каберенә кайтып дога кылырга тели. Шуңа күрә ялларда шәһәрдән кайтып йөрүче авылдашларыбыз, җәйләрен авылда үткәрүчеләр дә үзара салым акчасын җыйганда үз өлешләрен кертсәләр яхшы булыр иде. Юллар салуга, аларны төзекләндерүгә бирелгән акча әҗер-савап булып языла. Ямьгә төрелгән авылыбызның юлларын төзекләндерү һәм тормыш-яшәешебезне яхшырту өчен җыела торган үзара салым акчасын сыкранмыйча, кызганмыйча бирүебез күңелебезнең бай булуын сөйли түгелме?! Авылдашларымны, райондашларымны шушы изге гамәлдән читтә калмаска өндим. Елына бер тапкыр 500 сум акча җыю кешенең кесәсенә сукмас. Туган-үскән, гомер иткән, кунакка кайтып йөри торган авылларыбыз яшәсен өчен һәммәбез дә кулыбыздан килгәнне эшлик, – дип изге теләкләрен җиткерде Октябрь Бүләк авылында гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән Фәнүзә Камалова.
Озакламый район авылларында үзара салым җыю буенча референдумнар уздырыла башлаячак. Үзара салым акчасы никадәр күбрәк җыелса, шулкадәр яхшы. Дәүләт программасы нигезендә ул сумма арттырып кайтарыла. Авыл халкы бу форсаттан файдаланып калырга тырышсын иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X