Заманасына күрә карагы
Россиядә бер ел эчендә генә дә аферистлар банк карталарыннан миллиард сумга якын акча урлаган.
Компьютерны уйлап табучыларга караганда, аны җимерүчеләр алданрак
туган, дигән әйтем бар. Банк карталарын куллана башлаганга күп гомер узмады, мошенниклар аларны файдалану җаена тиз төшенде.Заманына күрә караклык та үзгәреп тора. Элек транспортта кесәне, сумканы кисеп, акча урлыйлар иде. Хәзер угрылар өйдән дә чыгып тормый, алдыңны-артыңны карап йөрмәсәң, картаңдагы акчаңнан минут эчендә җилләр исә.
Бу тозакка тиз ышанучан пенсионерлар да, яшьләр дә эләгә. Мондый очрак синең белән беркайчан да булмас кебек, шуңа юлыккач кына акны карадан аера башлыйсың. Шушы көннәрдә мин дә сату-алу белән шөгыльләнеп алырга булдым әле. Узган ел тутый кошыбыз үлде, читлеге калды. Балконда тузан җыеп тик тора. Шуны сатмакчы булып, бер сайтка игълан элдек. Үземнең башыма да килмәс иде, балалар котыртты. Бәясен 300 сум дип яздык. Акчам юк инде, дип әйтсәләр, бушлай бирергә дә риза идем.
Әлеге сайт аша халык нәрсә генә сатмый. Безнеке шикелле читлекләр дә берничә дистә. Өч-дүрт көн үттеме икән, бер егет шалтырата, читлек кирәк, ди. Кичен өйдә булабыз, дидем, яшәү урынын әйттем. Егет телефонын куярга ашыкмады, банк картасының номерын сорады. Акчаны алдан ук күчермәкче була. Әй, ярар инде, акчалата гына бирерсез, ат бәясе түгел ич, дидем, аны-моны уйлап тормастан. “Безнең кулда бер тиен дә юк шул, бөтен акча картада”, – диде үзен Алексей дип таныштырган егет. Ул телефоннан сөйләшкәндә янында бер хатын-кыз нәрсә әйтергә икәнен өйрәтә, һәр сүзе ишетелеп тора, тегесе шуны кабатлый. Менә шул чак, боларга читлек кирәкме соң, дигән шик күңелгә керде. Егет сөйләшүне өзә дә, бераздан кабат элемтәгә чыга. Шалтыраткан саен банк картасы сорый. Теләгенә ирешә алмагач, психологик басымга күчте. “Заманадан шулкадәр артта калгансыз икән, бигрәк “отсталый” кешеләр”, – диде. Шулай да читлекне алып китәргә булды. Урамга чыгып, подъезд төбендә аны озак көттек, тик теге килмәде... Бу хәлгә көендем дә, сөендем дә. Көенүем шуңа: сәүдәгә маһирлыгың булмаса, попугай читлеге дә сата алмыйсың. Алданмавыма шатландым, әлбәттә.
Районда яшәүче бер танышыбыз иске машинасын сатарга ниятләп игълан биргән. Аңа шул ук көнне, адресыгызны әйтегез, хәзер үк машинагызны алып китәбез, сезгә капка төбенә дә чыгып торырга кирәк булмаячак, дип шалтыратканнар. Акчаны картагызга күчерәбез, дип номерны сораганнар. Танышыбыз, кара әле нинди яхшы кешеләр бар, бер мәшәкать тудырмыйча, йөрми торган машинаны төяп китәчәкләр бит дип, номерны әйтергә җыенганда, өйгә хатыны кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап, картаны иренең кулыннан тартып алган. Ир белән хатынның бу минутлардагы кичерешләрен язып тормыйбыз, болай да аңлашыла. Шөкер, икесе дә исән-сау, иске “Жигули”лары да капка төбендә.
Россиядә бер ел эчендә генә дә аферистлар банк карталарыннан миллиард сумга якын акча чәлдергән. Россия банкының Үзәк федераль округы буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Янгиров аңлатуынча, мошенниклар бик оста эш итә. Еш кына кешегә психологик басым ясыйлар, кем белән ничек сөйләшәсен яхшы беләләр. Бушлай сайтта яисә социаль челтәрләрдә эт яки мәче, автомобиль, җир кишәрлеге, гараж һәм тагын әллә нәрсәләр сатылуы турында хәбәрләр гел урнаштырылып тора. Каракларның эшләү схемасы гади: белдерүләр белән танышалар да шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраталар. Товарның алар өчен бик кирәк икәнен әйтәләр. Килешенгән бәяне өлешчә яки тулысынча күчерер идек, диләр, карта номерын сорыйлар. Болар ятьмәсенә эләгеп, бер санны әйттеңме инде, башка мәгълүматларны сорашуга күчәләр: код, картаның гамәлдәге вакыты, кем исемендә булуы һәм башкалар... Кеше, аны-моны уйламастан, телефонга килгән смс номерын да җиткерә һәм картага акча күчүен көтә. Акчасыннан колак каккач кына, алдакчылар ятьмәсенә эләккәнен абайлап ала. Шундый шикле нәрсәгә тарысаң, банкка шалтыратудан башка чара калмый. Аның номеры картаның артында күрсәтелгән. Җинаять кылынган икән, хокук саклау органнарына барып, гариза язалар.
“Узган ел мошенниклар корбанына әйләнүчеләрнең 60 проценты интернет аша бәлагә тарыган, – ди Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов. – Алдауга кагылышлы 4780 очрак теркәлсә, аларның 3 меңнән артыгы социаль челтәр яки телефонга бәйле рәвештә килеп чыккан. Интернеттан сәүдә итү белән кызыксынучыларның 70 проценты – зур шәһәрләрдә яшәүчеләр”. 2018 елда Татарстанда интернет аша алдау юлы белән акча эшләргә теләүчеләрне алдагы елга караганда ике тапкыр күбрәк тотканнар. Төгәл саннарга килгәндә, полиция хезмәткәрләре 131 кешене кулга алган.
Тик җинаятьчеләрнең тамырын корыту мөмкин түгел, берсе юкка чыкса, икенчесе пәйда була. Аларның байтагы башка шәһәрләрдән, хәтта Россиядән читтә торып та эш итә, ди белгечләр. Алдакчыларга киртәләр юк. Банк карталары белән бик сак эш итәргә кирәк: акчаңны кибетләрдә дә артыгы белән алып калырга мөмкиннәр. Әйтик, кассир карта белән түләгәндә, операция дөрес башкарылмады, дип әйтә. Акчаның ике тапкыр алынганы азактан гына беленәчәк. Дөрес, ялгышлыклар бер дә булмый тормый, әмма ул чагында кассир моны раслаган чек бирергә тиеш. Түләү чекларын беркайчан да кассада калдырмагыз, бирмәсәләр, сорап алыгыз. Банк картасын теләсә кайсы оешмада сораулары ихтимал. Аны биргәндә, күз уңыннан ычкындырмаска, фотосурәткә төшертмәскә, мәгълүматларын яздыртмаска кирәк.
Фәния Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев