Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз корылмалар сүтелә башлады

Районда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның беренче этабы башланды. Аның кысаларында күпфатирлы йортларның ишегаллары һәм аңа якын территория чистартыла. Муниципаль җирләрдә документларга нигезләнмичә төзелгән законсыз корылмалардан арыну бара. Сарай, мунча, гаражлар хуҗаларына аларны урнаштыру яки күчерү өчен закон нигезендә рәсмиләштергән җир участоклары тәкъдим ителә. 

«Бердәм Россия» партия-сенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча башкарыла торган масштаблы проект өч елга исәпләнгән. Әлеге проектка безнең районнан 85 күпфатирлы йорт территориясе керде. 2020 елда Кнәз, Круглое Поле, Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. Бу 63 мең квадрат метрга якын территория. Программа кысаларында күпфатирлы йортлар территориясендә җиде төр эш башкарылачак. Йорт тирәләренә асфальт түшәләчәк, тротуарлар салыначак, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар куелачак, балалар мәйданчыклары, эскәмияләр урнаштырылачак, яктырткычлар көйләнеләчәк, машиналар өчен махсус урыннар булдырылачак һәм территорияне өлешчә яшелләндерү дә каралган. Иң мөһиме, проект халык фикерен исәпкә алып эшләячәк. 
Бүген «Татарстан» совхозы поселогында масштаблы чистарту эшләре бара. Санкциясез корылмаларның язмышын халыкка аңлату өчен алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов очрашты. 
Ленар Авзалов сүзләренчә, поселокта өч участок тәртипкә китерелә. Быел Мәктәп һәм Совет урамнарында урнашкан күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә. Октябрьнең 50 еллыгы урамы – киләсе елда. Бу урамда шулай ук парк зонасы урнаштыру планы да бар. 
Мәктәп урамында урнашкан күпфатирлы йортларның ишегалды зонасы законсыз корылмалар белән аеруча тулган. Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә, санитар нормаларга да туры килми. Күпчелеге ташландык. Җирлек башлыгы Тамара Белова сүзләренчә, биредә дүрт тапкыр янгын чыгу очрагы теркәлгән.
– 1 марттан барлык авыл җирлекләрендә санитар җыештыру эшләрен башладык. Законсыз корылмаларның бернинди исәбе дә юк. Алар һичшиксез сүтелергә тиеш. Бу территория төзекләндереләчәк, халык яшәеше өчен уңай шартлар тудырылачак. Без беркемне дә рәнҗетергә теләмибез. Теләге булган кешеләрнең берсе дә җирсез калмас. Алар исә законлы рәвештә рәсмиләштергән җир була, – диде Ленар Авзалов.
Билгеле, яңалыкны авыр кабул итүчеләр дә бар. Берсенең дә, законсыз булса да, күпьеллык «мөлкәте»ннән колак кагасы килми: «Сыерларымны кая куйыйм?», «Мунча өй янында булырга тиеш», – диючеләр булды. 
Әмма күпчелек халык аңлый, «Безнең ишегалды» программасы күпкатлы йортларның территориясенә эстетик күренеш бирү, халыкның яшәү шартларын уңайлы итү өчен эшләнә: «Бу җимерек сарайлар ник кирәк! Аның урынына балалар мәйданчыгы булса ничек күңелле була», «Без бу идеяне хуплыйбыз!» – диючеләр күбрәк.
Ленар Авзалов территорияне планлаштыру проектына үз тәкъдимнәрен кертү өчен якын арада халык белән тагын очрашу оештырырга тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, территорияне планлаштыру проектына комачау итмәүче корылмалар үз урынында калачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев