Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәкят бирер чак җитте

Районыбыз мөселманнары һәр елны уңыш җыеп алганнан соң зәкят җыялар.

Нәрсә соң ул зәкят? Билгеле булганча, Ислам дине биш нигездән тора - Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Күргәнебезчә, намаздан соң Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга фарыз итеп йөкләтелгән гамәлләрнең берсе - зәкят.
 «Намазны укыгыз һәм зәкятне түләгез», - дип язылган Коръән аятьләрендә. Дин белгечләре намаз Аллаһы Тәгаләгә ышанып дога уку, аңа ялвару һәм рухи чистарыну булса, зәкят башкаларга ярдәм кулы сузу, файда китерү, дип аңлата.
Зәкятне кемнәр бирә ала?
Балигълык яшенә җиткән, үз акылындагы, ирекле, билгеле бер мөлкәткә (минимум нисабка) ия мөселманнар.
Зәкятне нинди мөлкәттән түлиләр?
Акча берәмлекләреннән, сәүдә кеременнән, маллардан, җыелган уңыштан, гомумән, кешенең минимум нисабтан арткан мөлкәтеннән.
Кемнәргә бирелә?
Нисаб кадәр мөлкәте булмаганнарга. Алар арасында авырулар, ятимнәр, ярлылар, мескеннәр, мосафирлар, бурычлылар, тол хатыннар һәм башкалар булырга мөмкин. Шулай ук аны билгеле бер зәкят җыючы оешма вәкилләренә, дин таратучыларга тапшырырга мөмкин.
Тукай районы мөхтәсибәте ел саен зәкят җыюны оештырып, мохтаҗларга тарата, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсенә тапшыра. 
Беренчедән, зәкят ул – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлыклардан, ярамаган эшләрдән арындыра.
Икенчедән, зәкят – кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек сыйфатлардан азат итә. Зәкят нәтиҗәсендә кешеләр күпкә юмартрак була башлый һәм алар мәрхәмәтлерәккә әверелә. Ә соңгы сыйфат исә, Аллаһ ризалыгын алу өчен иң кирәк булганнарыннан санала.

Өченчедән, зәкят – Аллаһ ризалыгы өчен үз ният һәм гамәлләреңне пакьләү, чөнки зәкят түләгән кеше, үз нияте һәм гамәлләренә Аллаһы Тәгаләнең контроле барлыгын тоя һәм Аның кануннары буенча яши башлый.
Дүртенчедән, зәкят – җәмгыятьне социаль тигезсезлек сәбәпле килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра, чөнки җәмгыятьнең хәлле кешеләре фәкыйрь һәм мохтаҗларны бәладә калдырмасын яхшы аңлый.
Бишенчедән, авыр вакытларында хәлле кешеләр дә аларны ярдәмсез калдырмаячакларын тою халәтенә күчә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев