Үз күзләрең белән күрү яхшырак
Алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре Фаил Камаев җитәкчелегендә Венгриягә барып кайттылар. Алар анда сөтчелек хуҗалыкларының берсендә булып, югары продуктлы сыерларны тоту шартлары белән таныштылар, ашату технологияләрен өйрәнделәр.
Венгриядә сыерлар елына 10 мең литр сөт бирергә сәләтле. Исегезгә төшерәбез, безнең кайбер хуҗалыклар, җитештерүчәнлекне арттыру максаты белән, Венгриядән таналар сатып алганнар иде инде. Соңгы сәфәрдән алган тәэсирләренә караганда, киләчәктә бу Европа иле белән хезмәттәшлек тагын да ныгыячак. «Гигант», «Ярыш» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчеләре табышлы эшләү мөмкинлеге белән җитди кызыксындылар. Район башлыгы инициативасы белән киләчәктә безнең белгечләрне Венгриягә укырга җибәрү турында карар иттеләр. Без венгрлардан нәрсәгә өйрәнергә тиеш соң? Бу турыда «Якты юл» газетасының киләсе санында делегация вәкилләре үзләре сөйләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев