Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлыгызга поши чыкса

Кинәт кенә юлга килеп чыккан кыргый җәнлекләрнең машинага килеп бәрелү очраклары ешайган. Шул сәбәпле Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне артыгын кумаска, кыргый хайваннарның килеп чыгу ихтималы булган урыннардагы билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска, күбрәк көн яктысында, бик игътибарлы һәм сак йөрергә йөрергә киңәш итә.

Ярты ел эчендә генә дә җәнлекләрнең юлга килеп чыгуына бәйле 74 куркыныч очрак теркәлгән. Бигрәк тә пошилар, кыр кәҗәсе һәм кабан дуңгызлары авария корбаннарына еш әйләнә. Иң күп шундый очраклар Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында теркәлгән.
Тыюлык, заказник яки урман тирәсеннән узганда, тизлекне киметергә, игътибарлы, сак булырга кирәк.
Юлда кыргый җәнлекне бәрдерсәгез яки яралы җәнлек күрсәгез, кичекмәстән 112 телефоны аша шалтыратыгыз.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X