Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлсызлык проблемасы

Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора. 

Проект буенча Подсолнухида 2289, Рябинкада 1800 җир кишәрлеге бар. Подсолнухида – 33 йорт, ә Рябинкада 68 хуҗалык теркәлгән. Ике микрорайонда барлыгы 236 кеше теркәлеп яши, югыйсә бу җирлектә яшәүчеләр күпкә артык. 
 – Яшәү өчен шартлар тудырылмагач, монда ничек теркәлеп яшик соң? – ди Подсолнухи микрорайоныннан Ленар Газизҗанов. 
Бу кишәрлекләр Яр Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләргә бирелгән. Аннан соң бу территорияне Тукай районына тапшырганнар. Ленар 2017 елда шушы урында җир кишәрлеген сатып алган, гаиләсе белән өч ел инде шушы микрорайонда яши.
– Һәр көнне иртә белән балаларны шәһәр мәктәбенә йөртәбез. Кыш көне юлларны чистарталар – бернинди дә дәгъвабыз юк, рәхмәт. Ә менә яз җиткәч бу җирлектә ләм ванналары ачарга да була, – ди Ленар Камил улы. – Көз көне котлован чокыдылар, яз көне ниләр булып бетәр, күз алдына да китерүе кыен. Тагын бер мөһим проблема бар – шәһәргә кергәндә безгә юл полотносын пычраткан өчен биш мең сум штраф салалар. Ләм, саз ерып юлга чыккан машина чиста була алмый инде. Бу – бәхәссез. Ләкин без бит гаепле түгел, – ди Ленар йөрәге әрнеп. 
Дүрт бала анасы Рамилә Шакирова да юлсызлыктан зарлана. Ул 2012 елда шушыннан җир кишәрлеге алган, Подсолнухида 2015 елдан бирле яшәсә дә, әлегә бу урында теркәлмәгән. 
– Безнең өчен кыш – иң яхшы фасыл. Яз айларын хәвефләнеп каршы алабыз – урамнар ләмле бассейны белән куркыта, мәхшәр. Быел кыш карлы булды, әле шуңа өстәп, урамда котлован да казып куйдылар. Вакытлыча юл төзергә вәгъдә иткәннәр иде, анысы да булмады. Безнең гаиләдә 4 бала, барысы да мәктәп укучылары. Көн саен балаларымны мәктәпкә илтәм. Язын-көзен бигрәк авыр. Мәктәп автобусы булмагач, балаларым кичке 5кә кадәр мәктәптән килеп алганымны көтеп утыралар. Эш сәгатем беткәч аларны барып алам. Юл булса барысы да – тукталыш та, автобус та булыр иде, – ди күпбалалы ана. 
Микрорайонда яшәүчеләр язын-көзен юлда батып калуларын, күп тапкырлар трактор тартып чыгарулары хакында да сөйләделәр. Шул сәбәпле күп кеше эшенә соңга кала, машинасы белән баткак юлдан чыга алмыйча интеккән күршесен чыгарышканнар да еш кына барасы урыннарына соңга кала икән. 
Бу микрорайонда яшәүче-ләрнең инициатив төркеме судка гариза биргән һәм откан. Ни өчен судка биргәннәр соң? Район җитәкчелеге республикага – хөкүмәтебезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алсын һәм бу мәсьәләне хәл итү буенча эш башлансын өчен. 
– Без хакимият белән ачуланышып, ара бозып йөрергә теләмибез. Безгә бары тик юл кирәк, – ди Ленар Газизҗанов һәм дәвам итә: – Безнең кулда суд карары, кирәкле барлык документлар, рәсми җаваплар бар. Тик барыбер юл салмыйлар. Безгә юлны киңәйтү түгел, поселок эчендә юлларның яхшы булуы кирәк. 
Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев бу проблеманы бик яхшы белә. Ул, үз чиратында, юл салу буенча кайбер эшләрне үзара салым акчасы хисабына башкаруны күздә тотып, шушы җирлектә яшәүчеләрне үзара салым программасында актив катнашырга чакыра. 
– Мин бу микрорайоннарда яшәүчеләрне берничә тапкыр үзара салым акчасын җыюда активлык күрсәтергә чакырып карадым. Ләкин халык бу мәсьәләгә битараф. Авыл җирлегендә 80 урам, ә бюджетыбызда барлык юлларны да төзекләндерү өчен акча юк, – ди Рамил Флүсович.
Район башлыгы Фаил Камаев бу мәсьәләне район советы утырышында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин каршында да күтәрде. 
– Инженерлык инфраструктурасы һәм транспорт элемтәсе булмау сәбәпле шул җирлектә яшәүчеләр судка мөрәҗәгать иттеләр. Юл төзү 311 млн сумга төшә. Үткән ел проект-тикшеренү эшләренә һәм төзелеш эшләрен башлауга 50 млн сум акча үзләштерелде. Агымдагы елда 50 млн сум акча каралган. Этаплап-этаплап акча бүлүгә дә карамастан, социаль киеренкелек йомшармый. Алексей Валерьевич, килеп туган проблеманы хәл итү өчен тулысынча финанслау мәсьәләсен хәл итүдә булышлык күрсәтүегезне сорыйбыз, – диде Фаил Камаев. 
Алексей Песошин юл төзе-лешен тулысынча тәмамлау өчен тулы күләмдә акча бүлеп бирү мөмкинлеген караячагын әйтте. 
Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында яшәү-челәрнең гозере канәгать-ләндерелер һәм алар яз килүне куркып түгел, киресенчә, шатланып көтәрләр дип ышанасы килә. 

/ Дмитрий Волков фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев