Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларны чистарта торган трактор сатып алуга грант суммасы 1,5 млн сумга кадәр арттырыла

"Кышын юлларны карап тотуга карата халыкта ризасызлык күп", - ди Әгъзам Гобәйдуллин.

Татарстанның Министрлар Кабинеты кышын юлларны чистарту өчен трактор сатып алуга грант суммасын 1.5 млн сумга кадәр арттыру турында фәрман кабул иткән. Бу хакта бүген ТР муниципаль берәмлекләре советының XIII сьездында ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

"Кышын юлларны карап тотуга карата халыкта ризасызлык күп. Бу вәкаләтләрне үтәмәгән өчен безең коллегалар еш кына административ җаваплылыкка тартыла. Төп сәбәбе - бу юнәлешкә чыгымнарның җитәрлек күләмдә финансланмавы", - ди Әгъзам Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, элек авыл җирлекләре башлыкларының күбесе тракторларны грант акчасына алу чарасын таба иде. Авыл җирлекләренә бирелә торган 1 млн сум акчага дүрт ел элек трактор сатып алырга мөмкин булуын әйтте. "Хәзер бу акча җитми. Шуңа күрә грант суммасын 1, 5 млн сумга арттыру карарв кабул ителде", - ди ул.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев