Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар тигез булсын

«Татавтодор» предприятиесенең Яр Чаллы филиалы бүген район территориясендәге юлларда чокырларны ямау белән шөгыльләнә. Төзекләндерү эшләре язга чыккач иң нык зыян күргән участокларда алып барыла. 

Узган атналарда филиал эшчеләре Олы Шилнә белән Кече Шилнә арасындагы өч километрлы участокта, Яр Чаллы – Зәй трассасының 7нче километрында урнашкан участокта чокыр-чакырларны ямадылар. 

Бүгенге көндә филиал эшчеләре Оргыды авылына илтүче юлда эшлиләр. Авылга керү юлы чыннан да шактый нык тузган. Технология буенча, чокыр урынын тигезләп кисеп, тузанын, вак ташларын өрдереп әзерлиләр. Аннары аңа кайнар асфальт салып тигезлиләр, катоклыйлар. Кайнар асфальт исә филиалның үз асфальт-бетон заводында эшләп чыгарыла. Завод беренче тонна бетонын 2 апрельдә җитештереп чыгарды..

Реклама

Без барганда Оргыды юлында 11 кешедән торган бригада эшли иде. Аннары ремонтны икенче смена эшчеләре дәвам итәчәк, дип аңлатты прораб Рафат Хуҗин. Ягъни эш көне иртәнге 5тән үк башланып, кичке 7гә кадәр дәвам итә. Ремонт урынына эшчеләргә кайнар аш китерелә. Ремонтчыларга шулай ук махсус кием бирелә. 
Гомумән, район юлларындагы чокырлы урыннарның барысына да керергә планлаштырыла. «Әлбәттә, беренче чиратта нык җимерелгән участокларны, транспорт хәрәкәте интенсив булган территорияләрне ремонтлаячакбыз, – ди прораб. Чокыр ямау эшләре 1 июньгә кадәр төгәлләнәчәк.
15 майдан соң «Татавтодор» эшчеләре юлларны төзекләндерү эшләренә керешәчәк. Быел Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлында 2,7 километрлы участокның юл катламнарын торгызу эше планга кергән. Шулай ук Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк юлында 1,5 километрлы участок, Теләнче Тамак – Останково – Торнаташ юлында 2,5 километр юл капиталь ремонтланачак. Шулай ук Чаллы – Сарман трассасында 2014 елда башланган эшләр быел янәдән дәвам итәчәк. Бу юлы 2,5 киломерлы участок реконструкцияләнәчәк.
15 апрельдән соң «Татавтодор» предприятиесе районның һәр җирлегеннән берешәр кешене эшкә ала башлый. Кандидатны авыл советы җитәкчелеге тәкъдим итә. «РФнең Хезмәт кодексы нигезендә эшкә кабул итәбез. Яңа эшченең безнең филиал эшчеләре белән хокуклары һәм бурычлары бертигез булачак. Узган ел әлеге тәҗрибәне беренче тапкыр кулланып карадык. Бик канәгать калдык. Эшчеләр октябрь аена кадәр юл буйлап аунап яткан чүпләрне җыю, корыган куакларны кисү, үлән чабу, тукталыш павильоннарын буяу белән шөгыльләнделәр. Бу елны эшкә алу срогын озайтырга исәп бар», – ди Рафат Хуҗин.
Бу системадан авыл җирлекләре дә канәгать. Чөнки бу хезмәткәрләр территориянең чисталыгын тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әйтик, Иштирәк авыл җирлегеннән узган ел «Татавтодор» оешмасында Винетор Миңнебаев эшләде. Пенсия яшендәге абый өстәмә акча эшләү мөмкинлегеннән канәгать калган. «Винетор абый хезмәт бурычларын бик яхшы үтәде. Хезмәт хакын да вакытында түләделәр. Быел кандидатлар апрель ае житкәнче үк эшкә урнашырга теләкләрен белдерделәр. Аларның күбесе студентлар. Яшьләр арасыннан авыл егете Илнур Мулләхмәтовны сайлап алдык», – диде Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Тимми Тёрнер

    0

    0

    Бик яхшы организация бу Татавтодор! Эшчелэре бик эшчэн и бик унган! Менэ бу мастер бик унган егеткэн ошаган. Безнен юллар надёжный кулларда!!! Мин горурланам что бездэ Татарстанда шундый организация бар! Маладицлар, так держать!!!

    2
    X