Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл төзелеше яңартылачак

Подсолнухи поселогындагы магистраль урамында юлны төзекләндерү эше 25 мартта кабат яңартылыр дип көтелә. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов хәбәр итә.

Аның белдерүенчә, 1,6 километр озынлыктагы юлны тулысынча төзеп чыгар өчен, ягъни тротуарлары, яктылыгы булган асфальт юл салыр өчен 308 млн сум акча кирәк. Узган ел бу максатка бүленгән 50 млн сум акчага көздән әлеге участокта эшләр башланган иде. (Дөрес, акчаның 6 млн сумы проект эшләренә тотылды.) Ләкин һава шартлары мөмкинлек бирмәү сәбәпле, төзелеш туктатылды. Быел исә юл төзүгә тагын 50 млн сум акча бүленде. 
Микрорайонда яшәүчеләр моңа кадәр үз көчләре белән эшләнгән вакытлыча салынган юлдан файдаланган иде. Ләкин подрядчы оешма килеп юлны кузгаткач, ул мөмкинлек тә беткән. Бу турыда безнең редакция телефонына да хәбәрләр килде. Бүген юлдан үтәрлек түгел, поселоктан чыга алмыйбыз, дип яздылар Подсолнухида яшәүчеләр.
Подрядчы оешма беренче чиратта территориядән карны чыгарып, суларны эттереп, чистарту эшләре алып барачак, транспортка вакытлыча үтү мөмкинлеге тудырачак. Аннары узган ел үзләштерелеп бетмәгән акчага һәм быелгы лимитка сыешырлык эшләр башкарылачак. Биредә транспорт чарасы үтәрлек каты өслекле юл төзеләчәк, дип ышандыра Рафаэль Игътисамов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев