Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилеең белән, Тукай районы!

РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән 1976 елның 20 апрелендә Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә.

Узган гасырның 70нче елларында, илебез зур темплар белән үскән чорда, Чаллы шәһәрендә КАМАЗ автогиганты төзү турында карар кабул ителә. Бу административ-территориаль бүленешкә үзгәрешләр кертүгә китерә. Автогигантка күпләп яшьләр агыла башлый. Алар шәһәргә генә сыймый, эшчеләрне кайда да булса яшәтергә кирәк була. 1971 елда шәһәр комитеты бюросы аларны авылларга урнаштыру турында карар кабул итә.
Шулай итеп, территория интенсив рәвештә үсә. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары исәбенә авыл хуҗалыгы тармагы да үсә. Яңа фермалар, терлекчелек комплекслары сафка баса, инфраструктура зур үсеш ала. 13 хуҗалык өчен 260 километр озынлыкта капиталь юллар салына. Шул исәптән 200 километры асфальт-бетон, калганнары вак таш түшәлгән юллар була. 18 күпер төзелә. Юл идарәсе өчен база барлыкка килә. 
РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән 1976 елның 20 апрелендә Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә. Аның составына 55 авыл керә. Тукай районына шәһәр халкын азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычы йөкләнә. 1984 елда исә Тукай районына Минзәлә һәм Сарман районнарыннан 33 җирле пункт күчә. Хәзерге вакытта Тукай районы 23 авыл җирлеген берләштерә, аларга 88 җирле пункт керә. 
Бүген Тукай районын Фаил Камаев җитәкли. 
– Тукай районы – мөмкин-лекләр һәм үсеш территориясе, республика икътисадый үсешенең мөһим көче. Безнең районда максатына ирешүчән, хезмәтне чын күңелдән сөйгән, рухи үсешкә омтылып яши торган халык гомер итә, – ди район башлыгы. 

Йолдыз Кормашев, КПССның Тукай район комитеты беренче секретаре:
– Ул вакытта шәһәрдә яңа бүленешләр – Комсомол һәм Автозавод районнары барлыкка килде. Ә Тукай районы Чаллы районы дип атала иде. Аннары Тукай исемен бирергә дигән фикер булды. Бөек шагыйрь исеме белән аталган район беркайда да юк. Дөрес, шагыйрь бу якларда бөтенләй булмаган. Ләкин татар халкы өчен Тукай Тукай инде ул! Кем каршы килсен мондый тәкъдимгә? 

 

«Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов Тукай районында яшәүчеләр турында болай ди:
– Шушы районда яшәгән, эшләгән кеше буларак, шуны әйтәм: тукайлылар – хезмәт яратучы, тырыш, тынгысыз, рухи яктан бай халык. Алар бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга, барлык бурычларны да тормышка ашырырга сәләтле. Авыл хуҗалыгы продукциясен дә башкалардан күбрәк итеп җитештерәләр, башка тармакларда да сынатмыйлар. 
Башы 1нче биттә.

Кама елгасының сул як ярында урнашкан Тукай районы территориясе хәзерге көндә 1729,49 квадрат километр мәйданны били. Шуның 1175,96 квадрат километры – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр. Бүген районда 43500дән артык кеше теркәлеп яши. Татартан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында социаль-икътисадый үсеш рейтингында 2020 елда Тукай районы бишенче позицияне алды. Ә авыл районнары арасында – беренче урында. Җитештерү предприятиеләреннән 21,9 млрд сумлык товар сатуга озатылды. Узган ел 144,6 мең тонна ит җитештерелде. Бөртеклеләрдән 179,2 мең тонна ашлык җыелды, гектарыннан 40,5 центнер уңыш чыкты. 
Район инфраструктурасын үстерү өчен төрле чыганаклардан 2020 елда 2 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде. Соңгы елларда социаль үсешне билгеләүче күпләгән эре объектлар сафка басты. Алардан Түбән Суыксуда урнашкан «Алга» спорт комплексын, Әҗмәкәйдә «Миләшкәй», Иске Җирекледә «Тургай» балалар бакчаларын, Нефтебазада архив бинасын, Шилнәбашта авыл җирлеге административ бинасын, Иске Җирекледә «ТАССРның 100 еллыгы» ял паркын, Яңа поселогында чаңгы-роллер трассасын атарга мөмкин. 
Бүген Тукай районы халкы тормыш-көнкүреш шартларын көннән-көн яхшырак итәргә тырышып, шул ук вакытта традицияләргә тугры калып яшәвен дәвам итә. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X