Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ышандырырлык эшләр бар

Җәйге озын көннәр – төзелеш һәм төзекләндерү эшләре өчен иң кулай вакыт. Шуңа күрә авыл җирлекләрендә үзара салым хисабына да мөмкин булганча күбрәк эшләп калырга тырышалар. 

Үзара салымның тормышны яхшы якка үзгәртүен танырга кирәк. Җыелган акчаның бер сумына дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылларда шактый зур эшләр башкарыла, халыкны борчып торган мәсьәләләр хәл ителә: юллар салына, су үткәрелә, чишмәләр, зиратлар, һәйкәлләр төзекләндерелә, урамнар яктыртыла, спорт һәм балалар мәйданчыклары корыла. 
Түбән Суыксу авыл җирлегендә, җирлек башлыгы Флер Ихсанов белдергәнчә, быелгы үзара салым акчасы хисабына планлаштырылган эшләрнең 30 проценты башкарылган. Юлларга, асфальт ук булмаса да, вак таш түшәлә. Урамнар төнлә якты: энергия саклый торган яктырткыч лампалар куела. Зират тирәләрен чистартып, матурлап торалар. 
Үзара салым җыюга багышланган авыл җыеннарында иң беренче эш итеп һәйкәлләрне төзекләндерү кирәклеген тикшергәннәр. Җиңүнең 75 еллыгына Куадыда, Югары Суыксуда һәм Түбән Суыксуда һәйкәлләрне өлешчә төзекләндерүгә ирешкәннәр. 
Түбән Суыксу авылы-ның Яңа Суыксу дип йөртелә торган өлешендә «гомуми файдалану урыннары» узган ел азагында гына башкарма комитет карамагына күчерелгән. Анда барлыгы 400 йорт булачак. Коммуникацияләр өчен җаваплы инвестор юллар салуга әһәмият биреп бетермәгән, берничә урында юл өзек калган. Үзара салым акчасын җыйган вакытта шул урамнарда яшәүчеләр белән очрашып, юл өзеклеген бетерү планы турында сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. «Тик аларның кайберләре проблеманы аңлап җиткермәде. Үзара салым программасы авыл җирлекләрендә генә эшли, шәһәрдән кайтып яшәүчеләр аны белми, шуңа күрә араларында, нигә без акча түләргә тиеш, дип караучылар да булды. Бүген аларның шикләнүләре юкка чыккандыр, чөнки эшебез аларны ышандырырлык – барысы да күз алдында», – ди җирлек башлыгы. 
Әлбәттә, авыл җирлеге башлыгы, башкарма комитеты кешеләр ярдәменә таяна. Бу очракта Татарстан урамында яшәүче Виталий Бобковның ярдәме тигән. «Без бирегә узган ел күченеп яши башладык. Яз көне бик кыен булды. түбәнсуыксулыларның ВатсАпп төркеменә кушылып, кем белән киңәшергә кирәклеген белештек һәм Флер Гаязович белән элемтәгә кердек. Киңәшләштек тә, үзара салым җыюда катнаштык. Киләсе елларда да катнашачакбыз. Әле эшлисе эшләр бар бит», – ди Виталий үзе. Ул, проблеманы аңлап, халыкка да җиткерергә тырышкан. Аның ярдәме белән үзара салым җыю активлашкан. Нәтиҗәдә Түбән Суыксу урамнарына быел 289 тонна вак таш түшәлгән. Җәяүлеләр өчен дә, техника өчен дә юл өзеклеге юк хәзер. 
Татарстан урамында яшәүче Лилия Гәрәева да юл салынуга сөенеп бетә алмый: «Биредә өч ел яшибез. Юл өзеклеге үзәкләргә үтте. Язын, көзен, яңгырлар явып киткәндә җәен дә бик читен була иде. Җирлек башлыгы безгә үзара салым җыюда катнашуның тәртибен, мөмкинлекләрен аңлатып бирде. Кыска вакыт эчендә юллы да булдык», – дип рәхмәт укый Лилия ханым.
Ләкин үзара салым хисабына башкарылган эшне бәяләп бетермәүчеләр дә очрый икән. «Мин булсам, шулай итәр идем...» – дияргә мөмкин кайберәүләр. Ләкин һәрбер эштә тәртип бар: башта проекты, килешүләре, сметасы төзелә, ул документлар тиешле инстанцияләрдә тикшерелә. Подрядчылар тендер аша билгеләнә. Бөтенесе ачык, күренеп тора», – дип аңлата Флер Гаязович. 
Җирлектә эш дәвам итә. Югары Суыксу зиратына койма һәм капкалар корып куелган. Куады авылы уртасындагы елга аша салынган иске асылмалы басма урынына быел җәяүлеләр өчен яңа, нык һәм ышанычлы күпер салынган. Түбән Суыксуның Парк урамында юллар төзекләндерелә. Быел тагын Маҗын урамын төзекләндерүгә 1 млн 200 мең сум акча каралган. Биредә ярты чакрым юлга вак таш түшәү планлаштырыла. 
«Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Куады, Яңа Мусабай, Керәшен Маҗыны авылларында яшәүчеләр үзара салым җыюда актив катнашалар, аларга без рәхмәтле, – ди Флер Ихсанов. – Бер яктан карасаң, халыктан җыелган акчага гына берни дә эшләп булмый кебек. Ләкин, халык никадәр активрак булса, дәүләт тә күләмлерәк ярдәм күрсәтә бит. Шуңа күрә, кешеләрнең аңлавы бик мөһим. Үзебезнең җирлектә эшләүче депутатларыбыз, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр: мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре – иң зур ярдәмчеләребез, аларга да рәхмәт. Җирлектә яшәүчеләр киләсе елларда да авылларны төзекләндерүгә битараф калмаслар дип ышанам».

/ Фото Түбән Суыксу авыл җирлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X