Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк моңын дөньяга сирпеп

18 май көнне, Теләнче-Тамак китапханәсендә, Мамадышта яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, “Агымсу дулкыннары” әдәби клубының җитәкчесе, җырчы, баянчы, театр актеры, талантлы шагыйрә - Гөлнур Васыйлова белән очрашу узды.

Кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, битараф булмаган күпсанлы китап
укучылар җыелды. Йөрәк моңын дөньяга сирпеп” дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Кичә бик матур итеп
шигырьләр,җырлар , видеокадрлар белән үрелеп барды. Гөлнур Васыйлова халыкка сигез китабын тәкъдим иткән , ә
тугызынчесы нәшрияттә диде. Ул узенең һәр китабы белән таныштырды, 1 нче китабы “Күңелем җимешләре” исеме белән дөнья күрде.
Шигырьләре төрле темаларга язылган. 2 нче китабы – “Балаларга” диеп атала, кече яшьтәге укчылар өчен
диеп багышлаган ул аларны. 3 нче китабын яшьләргә һәм өлкәннәргә мәхәббәт турында серләр бүлешкән
– ул “Сөю кошым” дип атала. 4 нче китабын автор - “Җаннар моңы” диеп атаган һәм китапның тышлыгында да моңнар төсләргә бүлгәләнгән кебек. 2018 елдан автор яңа иҗатка – прозага, истәлек-хатирәләр язарга алына. Мамадыш районы Югары Сон авылында сиксән яшен тутырган, диндар карчык, авылына мәчет-мәдрәсә торгызган, авыл балаларын һәм өлкәннәрен гарәп теленә өйрәткән Саимә Заһриева турында яза ул. “Игелек иясе” дип аталган китап үз ияләрен бик тиз тапты һәм таралып та бетте. Китапны сорап алып рус теленә дә “Где родился, там и пригодился” исеме белән тәрҗемә иттеләр. Китап Казанда гына түгел, китап герое яшәгән Ташкент якларына кадәр барып җитте. 2021 ел Гөлнур Васыйлова өчен бик тә истәлекле ел булды. Гөлнур Зариф кызы тормыштан алынган язмалары белән чираттагы “Өрфия шарф” дип аталган китабын дөньяга чыгарды. 2022 елда авторның мәктәп укучылары өчен “Күзлекле күл” исемле бизәгеч- китабы бастырылды. Ә 9нчы “Бәхет төсе” дип исемләнгән китабының бастырылып чыгуын түземсезлек белән көтә. Чын талантларны тормыш зилзиләләре тез чүктерә дә, адаштыра да алмый. Алар таш астында йокымсыраган чишмә кебек барыбер бер вакыт
тибеп чыгалар. Гөлнур Васыйлова да шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплагач, дөньяның барлык төсләрен дә танырга өйрәнгәч килгән. Йөрәгендә тумыштан салынган иҗат уты бар. Ә сәләт, талантны табигать аңа мулдан биргән. Бөек Тукайны укып, моңлы Сәйдәшне тыңлап үскән шагыйрәбез үз сүзен оста, гади һәм кыска итеп шигъри юлларга сала. Аларны уку, тыңлау - күңелгә рәхәтлек бирә, гади генә фикерне дә шигъри юллар аша тапшыру безне бик гаҗәпләндерә.

Авыл юлы тарта күңелемне
Урам тузаннары бик якын.

Сулыш алуларым иркенәя,
Бик сагындым әле, мин кайттым, - дип яза Гөлнур ханым үзенең бер шигырендә. Туган якны, татар телен яратуы китапта күп урыннарда чагыла. Шигырьләрен укыганда, аның олы җанлы шәхес икәнен аңлыйсың. Авыл. Һәркемнең туган авылы бер генә. Шагыйрәбез дә үзенең авылына мәдхия укый, мактап туймый. Чыннан да, шагыйрә күңелендәге барлык серләрен укучы белән уртаклаша, аңа барлык уй-хисләрен ачып сала, барлык нечкәлекләрен дә шигъри юлларга төшерә.


Теләнче-Тамак баш китапханәчесе Гөлназ Калимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев