Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Йөрәгемне балаларга бирәм» 

Районда тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда алты педагог көч сынашты.

– Конкурс ел башыннан игълан ителгән иде. Сайлап алу туры узганнан соң районның алты мәктәбе укытучылары – Новотроицкое авылыннан Татьяна Сафиуллина, Комсомолецтан Ирина Гайнетдинова, Яңа поселогыннан Наталья Әхмәтсафина, Кече Шилнәдән Елена Сальникова, Кнәздән Виктор Белов hәм Эльвира Межуева муниципаль этапка үтте, – дип сөйли мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Лилия Хөсниева. 
Бәйгедә катнашучылар иң элек алдан әзерләнгән видеоматериал аша үзләре белән таныштырдылар, тормышка, балаларга hәм сайлаган һөнәрләренә мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр.
– Бала чактагы мавыгулар һәм сюжетлы-рольле уеннар күп еллык хезмәткә әйләнер дип кем уйлаган? Мин күп әйберне укытучы-остазларымнан hәм яшьтәшләремнән өйрәндем. Алар ярдәме белән профильле тәрбияче-укытучы, психолог hөнәрен үзләштердем. Мәктәптә мин оештырган түгәрәк «Вакыт елгасы» дип атала. Минем бурыч – укучыларны вакыт белән исәпләшергә өйрәтү, – дип бүлеште Комсомолец мәктәбенең җәмгыять hәм тарих укытучысы Ирина Гайнетдинова.
Яңа поселогы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Әхмәтсафина «Яшь эколог» түгәрәген җитәкли. 
– Түгәрәгебез икенче ел эшли. Укучылар белән урам территорияләрен чистартабыз, агачлар утыртабыз. Агач материалларыннан кул эшләнмәләре ясап, күргәзмәләр дә оештырган идек, – дип сөйләде ул.
Конкурсның икенче өлешендә өстәмә белем бирү буенча ачык дәресләр үткәрелде. 
Новотроицкое мәктәбеннән Татьяна Сафиуллина – «Яшь инспектор» түгәрәге җитәкчесе. Ул балаларга юл кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар юл иминлеге турында кызыклы сорауларга җаваплар бирде.
Кнәз мәктәбенең педагог-оештыручысы Эльвира Межуева 9нчы сыйныф укучылары белән стенада рәсем ясау техникасын күрсәтте. «Бу балаларны команда белән эшләргә өйрәтә», – диде ул. 
Шушы ук мәктәптән Виктор Белов укучыларга автомат сүтеп җыюның серләрен сөйләде. Бу малайларга хәрби күнекмәләр дә бирә, җитезлектә дә сыный. 
Кече Шилнә мәктәбе укытучысы Елена Сальникова тиз арада башлангыч сыйныф укучылары белән уртак тел табып, аларның логика буенча белемнәрен сынады. 
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынга Новотроицкое мәктәбеннән Татьяна Сафиуллина, икенчегә – Кече Шилнәдән Елена Сальникова, өченче урынга Кнәздән Виктор Белов лаек булды.
– Җиңүчеләрне билгеләгәндә укытучыларның балалар белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе, аларда кызыксыну һәм ышаныч уята белүе бәяләнде, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Лилия Хөсниева. 
«Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгесенең зона этабында район данын Татьяна Сафиуллина яклаячак.

Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев