Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортыгыз кем кулында?

Тукай районында күпфатирлы 258 йортка 3 идарәче компания һәм 2 торак-милекчеләр ширкәте хезмәт күрсәтә. Дүшәмбе көнне хакимияттә үткән киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. Мөрәҗәгать итүчеләр санына караганда, торак хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе түбән. Аерым алганда, идарәче оешмаларның икътисадый эшчәнлекләре ачык түгел, йорт өчен җаваплы кешеләр институты юк.

Район башлыгы Фаил Камаев торак хезмәте күрсәтүче оешма җитәкчеләрен тарифларны кабул итүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк дип кисәтте. Торак фонды торышы әлеге түләүләргә бәйле. 
«Тамерлан» идарәче компаниясе адресына дәгъвалар яңгырады. Ул Яңа поселогында, Калмаш, Шилнәбаш, Кече Шилнә авылларындагы йортларга хезмәт күрсәтә. Башка компанияләр эшчәнлегенә дә шундый анализ ясалачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев