Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йорт та, мунча да янды

Якшәмбе көнне иртәнге сәгать 10 тулганда бердәм диспетчерлык хезмәтенә Кече Шилнәнең Киров урамында йорт януы турында хәбәр килә.

Өй бүрәнәдән төзелгән, аңа өстәп мунча куелган була. Аш бүлмәсендә чәй куеп йөргәндә, хуҗабикә рубильникның бертуктамый өзелүенә игътибар итә, ләкин мунчада ут чыкканын сизми. Тикшерүчеләр янгынның сәбәбен нәкъ менә мунчадагы электр чыбыкларының төзек булмавында дип фаразлыйлар. 
Янгын турында, кызганычка каршы, сүндерүчеләргә соң хәбәр итәләр, авыл җирлегенең үзендә исә янгын сүндерү машинасы бөтенләй юк. 
Йорт та, мунча да тулысынча янып бетә. Биредә берүзе генә гомер иткән 74 яшьлек хуҗабикә хәзер шәһәрдә балаларында яшәячәк, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең өлкән инспекторы Артем Асеев.

Фото предоставлено Гульчачак Валиевой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев