Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йорт өчен файдалы өч гөл

Гөлләр йортны бизәп кенә калмый, ә шифа да бирә.

Бу факт галимнәр тарафыннан да исбатланган. Гөлләр бүлмәне кислород белән тутыра, мебель, пластмасса бүлеп чыгарган агулы матдәләрне "йота", салкын тию һәм депрессияләрдән дәвалый.

Ә хәзер сезгә иң файдалы өч бүлмә гөле турында сөйлибез.

1. Алоэ
Бу гөлнең яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолиумнан таралган агуларны йота. Шулай ук, кышын була торган электрлашуны бетерә. Төнлә алоэ кислород бүлеп чыгара. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз.
Алоэ – өйдәге “ашыгыч ярдәм” дә әле. Аның суы ярдәмендә томау төшүне, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. Ә юылган һәм икегә бүленгән яфракларын ярага бәйләргә була. Бу гөл яхшы дезинфекция чарасы, җәрәхәтләнгән тәннең төзәлүен тизләтә. Чыгышы белән ул - чүлләр иленнән.

2. Ярангөл
Артык катлаулы тәрбия сорамаган бу гөл бик файдалы да. Аннан ясалган компресс белән элекке заманда томау, колак сызлавын, баш һәм мускул авыртуларын дәвалаганнар. Пеларгония һәрвакыт яраткан гөлләр рәтендә була.
Бу матур үсемлекнең чәчәкләре кызыл, ак, алсу төстә. Үзеннән үзенчәлекле ис килә. Ярангөл бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дым белән көрәшә. Ә җәен чебеннәрне куркыта. Бу гөл кухня, йокы бүлмәсе өчен яхшы. Бары тик үзегез ята торган урынга якын куймагыз.
Яранның исе кан басымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.

3. Кактус
Бу экзотик гөлне борынгы заманда ашаганнар, ә энәләрен теш чистарту өчен кулланганнар. Кактус тәрбиядә бик җайлы. Аны йокы һәм бала бүлмәсеннән ерак тотыгыз. Кактус өчен эш бүлмәсе өчен менә дигән урын. Ул компьютердан чыккан нурланышны да "йота".

Фото: pixabay.com

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев