Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә | 3 – 9 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Күңел халәте бераз гына ялгызлыкта калып торуны таләп итәр. Бу көннәрдә якыннарыгыздан, үзегезне аңлап, хәерхаһлырак булуларын сорауның бер ояты юк… Эшегездә уңышлар көтә. Әмма җитәкчегездән мактау-хуплау сүзләрен ишетмәссез. Тырышлыкны соңрак бәяләрләр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Артык төпченүчән, бәйләнчек булу кайвакыт бик үк килешеп бетмәскә дә мөмкин, әлбәттә. Тик бу атнада нәкъ менә шушы сыйфат үзегезне кирәкмәс проблемалардан йолып калыр. Эштә дә, өйдә дә байтак кына көч таләп ителер. Тик аны юкка гына исраф итмәскә! Вакыт та кысанрак булыр. Шуңа күрә, икеләнмичә генә, кирәкмәсрәк планнарыгызны кичектерүдән зыян юк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Җитди эшләргә алыначаксыз. Барысы да барып чыгар! Акчаны әлегә уңга-сулга очырудан гына сак булыгыз. Иң яхшысы – банкка (банкага да ярый – кем ничек булдыра бит!) салып, даими өстәп тору. Начаррак фараз – эштә үзегез турында гайбәт сүзләре ишеттерүләре бар.

Кысла (22.06 – 22.07) Тавыш-гаугалы урыннардан читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Юкса, гәрчә үзегезгә кагылышлы берни булмаса да, кемнәр өчендер кайгырып, байтак кына нерв күзәнәкләрен бетерергә мөмкинсез. Яңа эшкә тотынмау да хәерлерәк. Көннәре шундый – Кыслалар өчен уңайсызрак. Аның каравы озакламый алар өчен искитмәле чор башланачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кәефегезнең кан басымы шикелле «уйнап» торуы кемнәрнеңдер ачуын чыгарыр. Хәер, бу хәл озакка бармаячак – инде атна уртасында ук тормышыгызның җайга салынырга торуын сизеп тынычланачаксыз. Ә атна ахырында өегездә нәрсәләрнедер үзгәртү-яңарту белән җенләнә башлаячаксыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Тормышыгызда теге яки бу проблемалар килеп чыкса да, алар турында беркемгә дә сөйләп йөрмәгез. Ярдәм кулы сузу урынына тәгәрмәчегезгә таяк кына тыгарга мөмкиннәр. Шәхси мөнәсәбәтләрдә – үле тынлык. Үз тормышыгызда ниләрне үзгәртә аласыз – шул хакта уйланырга вакыт.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Тирәгездәгеләргә баш булып йөрергә тырышмагыз. Юкса уңайсыз гына түгел, көлкеле хәлдә дә калырга мөмкинсез. Бу атнада бик күптәнге бер хыялыгызның гамәлгә ашу чаткыларын күреп сөенерсез. Танышларыгыз арасыннан берәрсенең тегеннән-моннан акча эшләп алу тәкъдименә мөкиббән китәрсез.

Реклама

Чаян (24.10 – 22.11) Пандемиянең әле бетеп тә җитмәвенә карамастан, бик күп очрашулар көтегез. Шуны белеп, сөенеп торыгыз: аларның берсе генә дә кирәксез, күңелсез һәм мәгънәсез булмаячак! Атна ахырында эштәге рәхәт алҗу өйдәге шундый ук рәхәт мөнәсәбәтләргә алышыначак. Бердәнберегезнең илтифатлылыгы, булдыклылыгына тагын бер кат гашыйк булачаксыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Оештыру сәләтегезне күрсәтергә вакыт. Бу яктан әйбәт кенә ялтырап алсагыз, карьера баскычыннан өскә күтәрелү һәм премия көтегез. Гомумән, акча мәсьәләсендә барысы да тел-теш тидергесез! Шуңа күрә кесә юкарудан курыкмыйча, үзегезгә кирәкле кыйммәтле әйберләр сатып алуны кичектермәгез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кыюлык, үз көчегезгә ышану кебек сыйфатларыгыздан кайберәүләр көнләшә үк башламагае. Әмма алардан акыл белән файдалану кирәк! Эштә өстәмә бурычлар тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Акчасы канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел икән, ризалашмагыз: юк-бар хезмәт хакына гына эшләргә тиеш кеше түгел сез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Ниһаять, киләчәгегез өчен кайгырудан туктап, җиңел сулап куярсыз. Шул ук вакытта үз көчегезгә бик зур ышаныч та сизәрсез. Күптәнге зур планнарыгызны тормышка ашыруга өлгереп җиткәнсез дигән сүз бу. Атна уртасында көтелмәгән җирдән акча керү моңа шундук этәргеч тә биреп җибәрер.

Балык (20.02 – 20.03) Моңа кадәр сәламәтлеккә кагылышлы ниндидер проблемалар борчыса, хәзер инде алар турында онытырга вакыт! Ниһаять, сез үзегезне бик тә яхшы хис итә башлаячаксыз. Тик менә якыннарыгыз белән аралашуга гына вакыт булмаячак. Шуның аркасында сүзгә керү ихтималы да юк түгел. Болай килеп чыкмасын өчен һич югында ял көннәренә өегезгә эш төяп кайтмый торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X