Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә | 28 сентябрь – 4 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Эштәге абруегыз нәтиҗәсендә шәп кенә бәйрәм чараларына чакырылырсыз. Хәтерегездә бик нык уелып калачак алар. Матди якның бөтәюе әйбәт кенә планнар коруга китерер. Ә алар бу атнада инде тормышка да аша башлар. Ял көннәрендә тормышыгызда бер бик матур сюрприз булыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көч-энергиягезнең ташып торуын сизәрсез. Тормышыгызда гаҗәеп матур вакыйгалар килеп чыгуын көтегез.  Тирәгездәгеләр бәхет өчен җан-фәрманга көрәшкән бер мәлдә сез шуның эчендә йөзепме-йөзәрсез…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сезнең өчен үтә уңышлы чор җитеп килә. Эштә барысы да җайлы гына барачак. Якыннарыгыз, берләшеп, хыялыгызда да кереп карамаган зур бүләк белән куандырачак. Акча мәсьәләсендә дә – бик әйбәт. Премиясеме, тегеннән-моннан акча кереме дисеңме – барысы да мулдан булачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Эштә дә, шәхси тормышта да бик шәп уңышлар көтегез. Кыюлык, батырлык һәм тырышлыкның гүзәл нәтиҗәләре бу! Акча мәсьәләсендә тәвәккәллек күрсәтеп алу кесәгезнең шактый ук калынаюы белән тәмамланыр. Сәламәтлеккә, иммунитетка да, тфү-тфү, күзләр генә тимәсен…

Арыслан (23.07 – 23.08) Сүзгә кеше кесәсенә кермисез. Шуңа күрә үзегездән канәгатьсезлек белдерергә маташкан теләсә кемне шап итеп урынына утырта алачаксыз. Үз фикереңне яклау өчен уңайлы чор. Сезне ишетәчәкләр. Ул гына да түгел: рәхмәт тә әйтәчәкләр әле.  Ә инде атна ахырында акча «яңгыры» ишелеп төшәчәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Сез үзегез – якыннарыгыз белән, ә алар  сезнең белән горурланалар. Яраталар, хөрмәт итәләр, җае туры килгән саен күккә чөеп мактыйлар… Ә дусларыгыз гаиләгездәге татулык, бөтенлеккә сокланалар. Шулай икән, башыгызга беразга гына «таҗ» киеп карарга һәм бәягезне күтәрергә вакыт җиткән түгелме?..

Үлчәү (23.09 – 23.10) Тирәгездә серкәсе су күтәрми торган кешеләр күбәер, гомумән, хәлләр кискенләшер. Әмма куркасы юк: эчке сиземләвегез нәрсәне  колак читеннән генә уздырып җибәрергә, ниндирәк мәсьәләләрдә кыю төстә бәхәскә керергә икәнен бик төгәл әйтәчәк.

Реклама

Чаян (24.10 – 22.11) Барысын да күңелегезгә артык якын аласыз түгелме? Кемнәрнеңдер авызыннан чыккан чәнечкеле сүзләр йөрәгегезгә гүя ук кебек кадалып, үзегезне бер мәлгә тынсыз калдыргандай буламы? Ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышыгыз әле шуларны. Йолдызларның бу киңәшен тотсагыз, һичшиксез, җиңеләеп калып, тормышка бөтенләй яңа күзлектән карый башлаячаксыз!

Укчы (23.11 – 21.12) Талантыгыз белән «ялтырап» алу һәм үзегезне лидер буларак күрсәтү мөмкинлеге туар. Сөйкемле сөягегез игътибар үзәгендә калдырыр һәм теләсә кайсы кыенлыкларны ерып чыгарга ярдәм итәр. Атна ахырында күптәнге дусларыгызны очратырсыз. Тик, ачылып китеп, аларга әллә кайчангы үпкә-рәнҗешләрне генә искә төшермәгез. Бары тик уңай хатирәләрне генә барлагыз…

  Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Арыганлык үзен сиздерә башладымы? Шулай икән, ике дә уйлап тормастан, ялга! Кем әйтмешли, бу дөньядагы бөтен акчаны эшләп бетереп булмый.  Эшнең сәламәтлеккә «суга» башлавына юл кую – дөрес әйбер түгел. Атна урталарында күңелегезгә сары май булып ятардай яңалыклар ишетәчәксез. Гомумән, гаиләгездә тынычлык,  муллыкны ишәйтердәй хәбәрләрнең дәвамлы булачагын белеп сөенәчәксез!

      Сукояр (21.01 – 19.02) Эшләгәнегезнең әҗерен үзегез теләгәнчә үк ала алмаячаксыз. Аның каравы, сезгә карата мөнәсәбәт үзгәреп, хөрмәтлерәк кешегә әйләнәчәксез. Шулай итеп, яңа статус өчен әйбәт кенә очко һәм баллар җыячаксыз. Шул рухта дәвам итегез – үкенмәячәксез.

    Балык  (20.02 – 20.03) Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм булачак! Дәрәҗәле кешеләр ярдәмендә карьерагызны үстерү, байлык-муллыкны ишәйтү мөмкинлеге ачылачак. Кырысрак, тупасрак сүзләр ычкындырып, бу элемтәләрне җуя гына күрмәгез!  Балаларыгыз ирештергән берсеннән-берсе шәбрәк хәбәрләр дөньяны тагын да ямьләндереп җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X