Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә | 14 – 20 сентябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Алгы планга… шашкын мәхәббәт чыгар. Көтмәгәндә генә хисләр өермәсендә калуыгыз үзегезне үк гаҗәпкә салыр. Эштә яңа мөмкинлекләр ачылыр, әмма аларга җиңелчә генә карап, бераз ялгышырсыз шикелле. Мөһим эшләр белән шөгыльләнергә һәм аларга кайдан тотынырга икәнен бары тик үзегез генә белүегезне расларга туры килер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ниһаять, байтак кына вакытыгызны өй мәшәкатьләренә багышлау һәм туйганчы йоклау өчен форсат килеп чыгар. Хәер, сөеклегез барыбер тулысынча тынгылыкта калырга ирек бирмәс. Аның күп кенә яңа планнары барлыкка килер чөнки. Ә алар үзегезне бик тә җитди сөйләшүләргә һәм гамәлләргә этәрер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кирәкле кешеләрдә бик тә уңай тәэсир тудырасыз. Шуңа күрә өйдә утырмагыз – күбрәк аралашырга тырышыгыз. Кыска гына вакытлы бер сәфәр хезмәт урынында югарырак баскычка күтәрелүгә юл ачарга, ә яңа планнарыгыз бик тә нәтиҗәле эшкә рухландырырга мөмкин. Атна уртасында акча мәсьәләсе, бөтенләй көтелмәгәнчә, шәп хәл ителер.

Кысла (22.06 – 22.07) Җитәкчегез, һөнәри осталыгыгызны күреп, мактап туя алмас. Ул гына түгел, үзегезне үрнәк итеп куеп, кемнәрнеңдер мин-минлегенә дә тияр. Бу көнче адәмнәр юлыгызга аркылы төшмәсен дисәгез, әлегә сүз дәшмәгез. Аннан килеп, акчалы да атна бу. Тегеннән-моннан керем килүдән бик зур канәгатьлек хисләре кичерерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Маҗаралы, романтик очрашулы ялларыгыз бик каты эшкә алышыныр. Әйтергә кирәк, хезмәтегез үтә дә лаеклы бәяләнер. Озакламый кесә тутырып акча алачаксыз. Тик менә атна ахырында кәефегезнең бераз китеп тору куркынычы гына… Организмыгызны «тыңлап», вакытында табибка күренергә вакыт табыгыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Бу чорда катлаулырак тоелып торган теләкләрегез дә кабул булырга мөмкин. Шуңа күрә «Хәзерге вакытта тормыштан нәрсә алырга була?» дигән сорауга җентекле җавап табыгыз да шуның гамәлгә ашуын теләгез. Көтелмәгәндә телефон чылтырау яки күптәнге танышыгызны очрату тормышыгызны кинәт кенә үзгәртеп җибәрергә мөмкин.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Үзләреннән булдыклырак булуыгыз сәбәпле кемнәрдәдер килеп чыккан ачу нәфрәткә әйләнмәгәе. Соңгы вакытларда тормышыгыз бик тә түгәрәк, бөтен һәм мулга әйләнеп бара – шуңа күрә шулай… Көнчеләр белән сүзгә керә күрмәгез. Гомумән, аларны күрмәмешкә салышыгыз. Үзләре юкка чыгар алар.

Реклама

Чаян (24.10 – 22.11) Бик уңай чор башлана. Дәрәҗәле бер кеше сезне үз канаты астына алырга тора. Алдыгызда инде күптәннән үзегез шакый-шакый арыган ишекләр ачылыр. Яңа эшләр, алар белән бергә әйбәт кенә акча пәйда булыр. Атна урталарында романтик хисләр белән сугарылган бер очрашу күңелегезне вәсвәсәләндереп җибәрер.

Укчы (23.11 – 21.12) Хезмәт урынындагы бурычларны, күбрәк акча эшләү максатыннан корылган планнарны тормышка ашыру өчен бик шәп чор. Озак вакытлар буе кичектереп килгән эшләрегезгә рәхәтләнеп тотынырга була: күп көч куймыйча гына җиңеп чыгачаксыз аларны. Атна ахырында берәүдән көтелмәгән бик матур бүләк көтегез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Көч-куәтне кирәкмәгән эшләргә юнәлдерергә мөмкинсез. Үзегезгә юк-бар гына бер үпкә-рәнҗеш китерүчедән чын-чынлап үч алырга җыенырсыз сыман. Туктап калып, шуның турында әйбәтләбрәк уйланыгыз әле, юкса дуамал гамәл кылу куркынычы бар… Аның каравы, ял көннәрендә тормышыгызны җанландырып, ямьләндереп җибәрердәй хәлләр көтәргә мөмкин.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кичектереп килгән эшләрегезгә тотыныгыз. Аларны сез хәзер ялт итеп башкарып куячаксыз. Мөмкинлекләр чоры бу чөнки. Акча мәсьәләсендә уңай килүдән сөенеп бетә алмаячаксыз. Аннан килеп, күчемсез милек мәсьәләсендә сезгә ярдәм кулы сузарга әзер торган бер кеше белән танышудан канәгатьлек хисләре кичерәчәксез.

Балык (20.02 – 20.03) Офыкта яңа максатлар күренер. Озак уйлап тормастан, аларга таба омтыла да башларсыз. Фикерләрегезне туплап, план әзерләргә вакыт. Сөенегез: бу атнада сез һәр мәсьәләдә җиңүчегә әйләнерсез. Иң мөһиме – юк-бар мавыгуга гына вакытыгызны әрәм итмәгез. Акчага күмелмәсәгез дә, аның җитмәвеннән зарланып утырмассыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X