Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә | 12 – 18 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Сез кат­лаулы вазгыятьнең нәкъ үзәгендә булачаксыз. Мәсьәлә­ләрне хәл итү өчен күп көч түгәсе булыр. Бу атнада йолдызлар физик активлыкны киметергә куша. Җәрәхәтләр алу ихтималы зур.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Сезгә бу көннәрдә планнары­гыз­ны гамәлдән чыгарачак көтелмәгән һәм күңелсез хәбәрләр килеп ирешергә мөмкин. Үз-үзегезне тотышыгыз да бу арада бик үзгә, һәм бу мөһим сөйләшүгә яки килешүгә комачаулык итәчәк. Ялларда күңелле һәм гадәти булмаган вакыйгалар көтә.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Билгеле бер максатка ирешү өчен бу атнада шактый тыры­шырга туры киләчәк. Бүләкләр, күчтә­нәчләр кабул итәргә әзер булыгыз. Өй мәшәкатьләренә дә игътибар бирер вакыт җиткән. Бәлки, ремонт эшенә тотынырсыз?

Кысла (22.06 – 22.07) Яңа белем, күнекмәләр алу өчен менә дигән атна! Файдаланып калыгыз. Ә менә сәяхәт итүләр турында онытып торырга туры килмәгәе. Әлегә вакыты уңай түгел.

Арыслан (23.07 – 23.08) Башкаларның сезгә ышанып сөйләгән серләрен читләргә таратып йөрисез икән ич! Бераз тәртипкә утырырга вакыт. Атна уртасында керем һәм чыгымнарыгызны анализлап алыгыз. Акча санаганны ярата.

Кыз (24.08 – 22.09) Йолдызлар дус-ишләр исемлегенең артуын фаразлый. Атна уртасында тырышырга туры килер. Шактый җитди мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Атна ахырында гаилә мәшәкать­ләренә чумарсыз. Якын кешегезнең борчулары бар, сезгә ярдәм итәргә туры килмәгәе.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Ниятләгән һәр эшегезгә шактый җиңеллек белән ирешәчәксез. Әлбәттә, иҗади якын килеп, бүтәннәрнең башына да килмәгән ысулларны куллансагыз гына! Ирешкән максатлардан соң, хәлсезлек сизәрсез. Бу исә – атна азагында үз сәламәтлегегезгә карата игътибарны арттыру кирәк дигән сүз.

Реклама

Чаян (24.10 – 22.11) Атна уңышлы башланып ки­тәчәк. Килеп туган борчу-мә­шәкатьләрне дә җиңел генә хәл итәчәксез. Яңа танышулар вакыты! Аларның кайсыдыр мәхәббәткә барып җитәчәк әле. Шулай да артык ачылып китмәгез. Атнаның икенче яртысын үзегезгә багышлагыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада дус-ишләр белән акча, финанс хәлләре турында сөйләшмәвегезне сорый йолдызлар. Яңа максатлар билгели торган атна.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эш, эш һәм тагын бер кат эш! Әмма сез куркуны белмисез.
Иң авыр хезмәткә дә батыр йөрәк белән алынасыз. Эшегез бәяләнми калмас.

Сукояр (21.01 – 19.02) Елмаегыз! Сәбәбе бар: сезне бу атнада уңыш кулыгыздан диярлек тотып йөртәчәк. Эш мәсьәләсендә бераз кыюлык таләп ителер. Яңа танышулар көтелә.

Балык (20.02 – 20.03) Бу атнада үзегезне сынап, күрсәтеп калырга мөмкинлек туар. Атна уртасын эшлекле һәм шәхси мөнә­сәбәтләрне җайга салу өчен кулланыгыз. Вак-төяк танышулардан ерак торыгыз. Кәефегез яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев