Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә | 10 – 16 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорга, һич шикләнмичә, четереклерәк эшләрегезне планлаштырырга тырышыгыз. Нәтиҗәсе көтелгәннән күпкә зуррак, бәрәкәтлерәк булып чыгу ихтималы гаять зур. Гаиләлеләр, саграк: теге яки бу танышулар шашкын мәхәббәткә әйләнеп куймагае! Атна ахырында акча мәсьәләсенә бәйле әйбәт хәбәрләр килеп ирешәчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Сезне әллә нихәтле эш-мәшәкатьләр көтә. Һәм алар гына да түгел әле! Хәер, соңгыларына шатланырсыз гына. Иҗади һөнәр ияләре үз җитәкчеләренә кызыклы идеяләр тәкъдим итәр. Шулар өчен, гомумән, тырыш хезмәтегез өчен әйбәт кенә эш хакы көтегез. Ярдәм сораучыларга кулыгыздан килгәнчә булышыгыз: яхшылыгыгыз үзегезгә йөзе-меңе белән кайтачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Күңелне тырнап алырдай вак-төяк күңелсезлекләр килеп чыгар шикелле. Юк-юк, куркыныч булмаячак, тик кәефкә бераз сугып алачак. Аның  каравы әле узган атнада гына һич барып чыкмастай тоелган планнарыгыз бер-бер артлы гамәлгә аша башлаячак. Бу исә барлык күңелсезлекләрне оныттырып, сулышыгызны киңәйтеп җибәрәчәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Йолдызлар әлегә бернинди дә кәгазьгә кул куймаска киңәш итә. Алдаулары бар! Ялгыз Кыслаларны мәхәббәт хисләре көтә. Дөрес, әлегә озын-озак мөнәсәбәтләргә өметләнеп булмас бугай… Атна ахыры кайберәүләрне шәхси тормышларына кагылышлы искиткеч шәп яңалыклар белән сөендерәчәк. Беренче чиратта, финанс проблемасының, ниһаять, узганда калачагына ишарәләгән хәбәр күңел тынычлыгы иңдерәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эшчәнлек өлкәсен алыштыру өчен әйбәт чор. Яңа урын бик керемле күренә чөнки. Гаиләдә булып алган «җил-давыл» моңарчы күрелмәгән искиткеч җылы мөнәсәбәтләргә алышыныр. Атна уртаcында эчке сиземләвегез үзегезне кирәкмәс бер проблемадан йолып калырга ярдәм итәр. Әй, сөенерсез моңа, әй, сөенерсез!

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада үзегездә алҗыганлык, хәлсезлек сизәрсез. Ә бу халәт бик җиңел дәвалана бит. Ничек итепме? Әлбәттә, ял белән! Кыска вакытлы ял кирәк сезгә хәзер. Тик ялга киткәнче, хезмәттәшләрегезгә карата саграк булсагыз иде. Арада сезгә мәкерлек эшләргә теләүчеләр бар шикелле. Уяу булыгыз, үзегезне рәнҗетергә юл куймагыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Әллә нинди зур карарларга килмичә, алагаем планнар кормыйча, агымга таба гына йөзегез. Хәзерге вакытта иң яхшысы шул. Кирәк булса, якыннарыгыз ярдәмгә киләчәк, дусларыгыз киңәшеннән калдырмаячак. Атна урталарында, иренмичә генә, зур кибетләргә барып килү әйбәт булачак. Әллә ни чыгымланмыйча гына, кирәкле, файдалы бик күп әйберләр алачаксыз.

Чаян (24.10 – 22.11) Уй-фикерләрегез белән уртаклашмыйча торыгыз. Юкса ялгыш кына ычкындырган сүзләрегезгә үкенергә мөмкинсез. Аннан килеп, сөеклегез белән дә юктан гына әйткәләшеп-тарткалашып алу ихтималы юк түгел. Иң мөһиме – эшне зурга җибәрмичә, тизрәк татулану. Ә менә акча мәсьәләсендә борчылырга урын юк: көтелмәгән җирдән әйбәт үк керем керәчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада теләкләрегезнең мөмкинлекләрегезгә туры килеп торуы сөендерер. Тик күңелегезгә ятмаган эшләрне башкарырга кирәк булуы гына… Аның каравы якыннарыгызның шатлыклы хәбәрләре кәефегезне күтәрер, көч-дәрт өстәр, өмет-ышанычларыгызны яңартып җибәрер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тормышыгызда андый-мондый үзгәрешләр көтелми. Шулай икән, бигрәк тә әйбәт! Хәзер сезгә байтактан кичектереп килгән эшләр һәм мәсьәләләрнең очына чыгарга кирәк. Эшегезнең бер өлешен кемнәргәдер йөкләүдән курыкмагыз – үзегездән дә яхшырак башкарып чыгачаклар. Атна ахырында дусларыгыздан кәеф күтәренкелегенә китерердәй бер генә түгел, ә берничә хәбәр ишетерсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Уңайлы, тыныч чор. Үзегезгә һәрбер почмактан диярлек бәхет елмаерга гына торыр. Бик шәп хыялларыгыз да тормышка аша башлар. Тормышыгызда күңел кылларын рәхәт кенә тибрәтеп алырдай хәлләр килеп чыгар. Эшегездә алыштыргысыз хезмәткәр булуыгызны тою гына да ни тора!

Балык (20.02 – 20.03) Үз кабыгыгызга җиңелчә генә бикләнеп калгансыз кебек. Бер яктан, кемнәрнеңдер ярдәменә мохтаҗ түгеллегегезне, үзегезне болай да ышанычлы хис итүегезне күрсәтсә, икенче яктан, берникадәр зыян да салырга мөмкин бу. Дус-ишләр белән аралашу, шәхси мәсьәләләр, шулай ук эш буенча фикер алышу – тормышның бик тә мөһим өлеше бит. Хәер, бик тиздән моны үзегез үк аңлап, тиешле нәтиҗәгә киләчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев