Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйнең яме ял белән

Мәктәп укучыларының җәйге каникулларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру өчен быелгы җәйгә нинди чаралар планлаштырылган? Бу хакта «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Рәдис Әбделминовтан сораштык. 

«Тукай районында 24 майдан «Чемпион» палаталы лагере ачылды инде, – диде Рәдис Раилович. – Калмия мәктәбе базасында оештырылган әлеге лагерьда Калмия, Князево, Бәтке, Түбән Суыксу һәм башка мәктәпләрнең 10нчы сыйныфларында белем алучы 30 егет ял итә. Алар барысы да медицина тикшерүен үткәннән соң рөхсәт алып, үз теләкләре белән килделәр. Быелгы хәрби-спорт лагере тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү юнәлешендә эшли. Лагерьга җыелган егетләр хәрби-уку җыеннарында, төрле спорт бәйгеләрендә, уеннарда катнашачак һәм ял итә алачак». 
Ә кечерәк сыйныфларда укучылар мәктәп яны лагерьларын үз итә. Быел да 1 июнь көнне мондый лагерьлар районның 17 мәктәбендә эшли башлый. Аларда барлыгы 754 бала ял итәчәк. Балаларны көн дәвамында өч мәртәбә ашату каралган. Баланың бер көнлек ялы әти-әниләргә 27 сум 14 тиенгә төшә. Смена 21 көн дәвам итә. 
Быел тагын өч мәктәп базасында хезмәт һәм ял лагерьлары ачыла: Калмаш, Князево, Круглое Поле мәктәпләрендә барлыгы 60 балага эшләп ял итү өчен мөмкинлекләр булдырыла. Аларны көнгә ике мәртәбә ашату оештырыла. Лагерь сменасы 18 көнгә исәпләнгән. 
Июньнең бересеннән «Балкыш» сәламәтләндерү лагере да җәйге сменасын башлый. Быел ул барлыгы 300 бала кабул итәчәк. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры әйтүенчә, һәр 4 сменада балалар белән аерым юнәлештә эш алып бару планлаштырылган. Беренче сменада – социаль, икенчесе – фәнни, өченчесе – нәфис-эстетик, дүртенчесендә спорт тәрбиясенә өстенлек бирү күздә тотыла.
Лагерьлар эше быел да, узган елгы кебек, Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырыла.

/ Фото Тукай районы рәсми сайтыннан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X