Җәйләрегез ничек үтә?
Быелгы җәй бик үзенчәлекле. Коронавирус инфекциясе таралудан саклану максатында кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә, чит илләргә яки ял урыннарына бару мөмкинлеге бетте. Авыл кешесе, чит илләргә бармаса да, тик ятмый: бакча мәшәкатьләренә күмелә, кош-корт арасында мәш килә. Райондашларыбыз җәйне ничек үткәрә, нинди эшләр белән мәшгуль?
Римма Фәрвәева, Сәмәкәй авылы:
– Узган елларда көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәр өчен Соль-Илецк шәһәренә бара торган булсак, быелгы җәйне өйдә генә үткәрүне күпкә өстен күрдек. Көннәр эш арасында үтә. Икенче кызым иптәше белән Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында өй салалар. Ярдәм булсын дип, миңа да штукатур-маляр һөнәрен үзләштерергә туры килде. Бер ара шунда торып кайттык. Каралты-кураны озакка калдырып китеп булмый бит – мал, кош-корт бар. Быел да 50 баш бройлер чебие алдык. Хәзер авырлыклары 4 килограммга җитте – суярга торабыз. 20 баш күркә үсеп килә. Алары кышка гына суелачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатарбыз дип торабыз. Үгезләр, сарыклар симертәбез тагын. Алары өчен үзара хезмәттәшлек нигезендә 30 рулон печән алып кайттык. Бу гына кыш чыгар өчен җитми, үләннәрнең икенче катына кергәч, тагын туплыйсы була. Бәрәңге бакчалары быел бик сөендерә. Колорадо коңгызы басмады, әллә яңа дару белән агулап утыртуның файдасы тиде. Шушы көннәрдә берничә төп казып, яшь бәрәңге ашап карадык. Каз йомыркасы кадәрлеләре бар инде.
Лилия Әхмәтҗанова, Олы Шилнә авылы:
– Дөньядагы вәзгыятькә карамастан, быелгы җәй күңелле мәшәкатьләр белән истә калачак. 1 июльдә кече улым Саматка 3 яшь тулды. Өстәл артында бар олы гаиләбез белән җыелдык. Ни генә әйтмә, бача-чага өчен авыл – иң килешле урын. Кояшлы көннәрне юкка сарыф итмичә, балалар белән саф һавада йөрибез. Аллаһка шөкер, узган ел салып бетереп кергән яңа йортыбызда да вак-төяк ремонт эшләрен төгәлләдек. Үз куышыбызны булдыра алганга чиксез шатбыз! Ихатадагы хозурлыкка да сокланып йөрим. Роза куаклары матур булып чәчәк атты – мондый һава торышы алар өчен бик уңай. Узган ел питомниктан алып кайткан энәсез сортлы крыжовник куаклары да быел беренче уңышын бирергә әзер булып утыра. Аеруча быел виктория җиләге уңды. Узган ел аның төпләрен май коңгызы баскан иде, бик җәфа чиктек. Быел, күз тимәсен, андый күңелсез күренеш булмады. Күптән түгел 6 чиләк җыеп, эшкәртеп, суыткычта катырдым. Кыш буе гаиләбезгә, якыннарыбызга тәмле витамин әзер. Кыяр да мулдан, әмма помидор гына быел бик уңмады. Әллә инде артык кызулык килешеп бетмәде – белмим.
/ Фото Лилия Әхмәтҗановадан алынды.
Резида Туктарова, Иштирәк авылы:
– Минем өчен җәй – табигать нигъмәтләрен җыю, сәламәтлекне ныгыту чоры. Ел әйләнәсенә җитәрлек дару үләннәре, витаминнар җыеп калырга тырышам. Үлән чәенә миләш, чия, алма, карлыган, кура җиләге яфраклары киптердем. Җир җиләген исә узган ел авылдан юл аша гына чыгып җыйган идек, быел ул урын буш. Шуңа күрә Аулаш, Мартыш авылларының тау битләренә бардык. 20 литр җиләк җыелды. Ирем Габделәхәт эштән кайтышлый урман аша уза. Вакыты бушрак булганда, урманга кереп 20 себеркелек булса да ботаклар кисеп чыгарга тырыша. Шулай итеп 80гә якын данә себерке бәйләме әзерләдек. Себеркене каен, имәннән ясыйбыз. Мәтрүшкә дә кушып бәйлибез. Ул хуш ис өчен дә яхшы, тәнгә дә сихәт бирә. Табигать нигъмәтләрен генә җыеп калмыйбыз, ихатада кош-кортлары да бар бит әле. Һәр елдагыча 50 баш бройлер чебие алдык. 20-30 көнлек иде. Печән чабылган территориядә алар өчен махсус урын ясадык. Көн дә кычыткан чабып бирдек, эремчек һәм сөттән өзмәдек. Бер ай шулай тәрбияләгәч суйдык. Бройлерларны балаларга, туганнарга тараттык. Үзебез дә авыз итеп карадык – ите йомшак, бик тәмле. Малларга да җитәрлек күләмдә печән тупладык. Кодалар күпләп мал тота, алардан 10 рулон печән кайтарттык. Аллаһка шөкер, 9 оныгым бар. Барысы да безнең янга кайтырга ашкынып тора – булышчылар җитәрлек. Иң кечкенә 2 яшьлек оныгыбыз да әлегә безнең кырыйда. Шул сабый белән үзебез дә яшәреп киттек.
Равил Яруллин, Биклән авылы:
– Авыл кешесенә ялларны планлаштырасы юк инде. Бигрәк тә безнең кебек күпләп мал асраучыларга. Малларны ташлап кая барасың? Бер генә көнгә дә ихатадан чыгып китеп булмый. Безгә алны-ялны белмичә эшләргә генә кала. Һәр көн терлеккә печән әзерлибез. Аллаһка шөкер, яшел масса быел уңды. Кичкә сөтне аертып, сөт өсте, эремчек ясыйбыз, иртәнгә экологик яктан чиста продуктны сатарга шәһәргә ашыгам.
Дәүләт субсидиясе ярдәме белән сарай күтәрәбез, малларның баш санын арттыру максаты да бар. Шуның өстенә бакчада да эшлибез, җиләк-җимешен үстерәбез. Ә инде ялга килгәндә, чит илгә йөрүне, гомумән, яратмыйм. Анда мөмкинлегем булса да бармас идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев