Һәйкәл өчен рәхмәт
«Элек бу урында лесхоз бинасы – контора иде. 2000 еллар башында ул янды. Нәкъ шушы урында, имән агачлары үсеп утырган мәйданчыкта безнең әтиләр һәм бабайлар иртәләрен җыелып, хәл итәсе эшләр хакында сөйләшә торган булганнар. Ә хәзер бу – безнең яратып җыела торган урын», – диләр шушы җирлектә яшәүчеләр.
9 май көнне Белоус авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнарга һәм тыл ветераннары хөрмәтенә мемориаль һәйкәл ачылу тантанасы булды. Белоус авылы бай тарихлы булса да, әлегәчә анда сугыш ветераннары хөрмәтенә бер генә һәйкәл дә булмаган. Авыл халкы әйтүенчә, елга ярында солдат һәйкәлләре торган. Нигездә исә, барлык ветераннар да авыл зиратына җирләнгән.
«Бәйрәм ничек оештырылган иде соң? Җиңү көнендә сугыш һәм тыл ветераннарын автобуста Кече Шилнә авылына алып бара иделәр», – ди Белоус авылында яшәүче Валентина Әхмәтшина. «Валентина Владимировна – эшлекле ханым. Нинди дә булса мәсьәләне хәл итү өчен ул хакимияттә теләсә кайсы бүлек ишеген кыю ачып керә, – дип сөйли авылдашы Разия Данилова. – Мемориаль һәйкәл ачу идеясе авыл халкыннан чыкты. Әгәр дә җитәкчелек бу фикерне хуплап кабул итмәсә, шундый зур эшне башкарып чыга алмас идек. Район башлыгына рәхмәт, ул безнең үтенечебезне ишетте. Һәйкәл кую буенча фикер алышканда төрле тәкъдимнәр булды. Кемнәрдер аз чыгымнар белән, бик мәшәкатьләнмичә генә эшне башкарып чыгарга тәкъдим ясады. Ләкин халык башкача эш итүне кулай күрде. Фаил Камаевка шәхсән рәхмәт, ул халык фикерен хуплап кабул итте. Шуңа күрә дә мемориаль һәйкәл яхшы килеп чыкты.
Һәйкәлгә сугышта катнашкан авылдашларыбыз исемлеге язылган 25 гранит плитә урнаштырылды. «Без шушында яшибез. Ә менә өлкән яшьтәгеләр даими рәвештә монда килә алмый, чөнки кайберләренең сәламәтлекләре какшаган, транспорт мәсьәләсе белән дә проблемалар бар. Мемориал куелганнан соң авыл җанланган сыман булды, – ди Разия Гаяз кызы һәм сүзен дәвам итә. – Һәр фамилия артында – кеше язмышлары. Мин бу авылда күптән яшим һәм күпчелек кешене яхшы хәтерлим. Алар барысы да безгә якын кешеләр, күршеләр. Гаяз Гарипов – минем әтием, ул 1944 елны сугышка алына һәм 7 ел хезмәт итә. Николай Мельников – лесхозның беренче җитәкчесе. Әбләҗевләр, Гоголевләр, Горбуновлар, Майоровлар, Лыковлар, Панюшкиннар... Аларның һәрберсе турында озак итеп сөйләргә мөмкин».
Разия Гаязовнаның сүзләренә сугышта катнашкан Дмитрий Горбуновның оныгы кушыла: «Минем бабам Дмитрий Николаевич Горбунов 1942 елның июнендә – 19 яшендә фронтка китә. Днепрны кичүдә, Киевны саклауда катнаша. Бер генә мисал китерәм. Беренче сугышта аларның ротасында 94 сугышчы була. Шулардан бары тик икесе исән кала. Бабам каты яралана, икенче солдат контузия ала. 92 сугышчы беренче сугышта ук һәлак була. Менә шундый зур югалтулар аша Җиңү килә. Бабамның ике абыйсы – Александр һәм Петр сугышта һәлак булалар».
Белоус авылы халкы район хакимияте башлыгына, хәрби комиссарга, меценатларга, мемориаль һәйкәлне булдыруда кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән гаиләләргә рәхмәтле. «Сергей Васильевич Майоровка аеруча рәхмәтлебез. Ул безне берләштерә, барлык эштә дә хуплый», – ди авыл халкы.
«Тарихи дөреслек өскә чыкты. Ил өчен барган сугышларда геройлык күрсәткән һәм сугыш кырында һәлак булганнарга, туган җирләренә кайтып тырыш хезмәт куйганнарга, тыл ветераннарына дан һәм хөрмәт билгесе булган мемориаль һәйкәл куелды.
Һәр кешенең туган көне бар. Минем фикеремчә, 9 май – безнең ил халкының икенче туган көне. Әгәр дә Җиңү яуланмаган булса илебез дә, без дә булмас идек. Тарихны үзгәртеп язарга теләүчеләр дә бар. Ләкин без дөреслекне беләбез. Без бу бөек көнне бәйрәм итәргә һәм алдагы буыннарга да хәтеребезне тапшырырга тиешбез», – ди Дмитрий Горбунов.
«Һәйкәл яны хәзер безнең яратып җыела торган урын», – диләр белоуслылар. / Гөлназ Таипова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев