Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннар башланды

Районда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.

Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделма-нова җыенда катнашучыларны 2020 елда территориянең социаль-экономик үсеше белән таныштырды, 2021 елга нинди эшләр башкарылачагы турында тәфсилләп сөйләде. 
Әлеге авыл җирлегенә Борды, Бордыбаш һәм Җәйләү авыллары керә. Аларда барлыгы 826 кеше теркәлгән. Борды авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасын тормышка ашыруда актив катнашалар. 2020 елда 319 мең 250 сум акча җыелган һәм ул хөкүмәттән 1 млн 596 мең 250 сум булып артып кайткан. Бу акчага Борды авылының Үзәк урамындагы юлга ремонт ясалган, Бордыбашта чишмә ачылган, Җәйләүдә Сабантуй чишмәсе төзеклән-дерелгән.
Җирлектә урамнарны электр уты белән яктырту буенча да шактый эшләр башкарылган. Җәйләү авылының Үзәк урамында республика программасы буенча 10 электр лампасы куелган, яз һәм көз айларында электр лампаларын алыштырганнар. 2021 елда да бу эш дәвам итәчәк – Лесная урамына 8 лампа кую күздә тотыла.
2021 елда үзара салым акчасына Бордыда юлларны ремонтларга, зират янындагы чишмәне төзекләндерергә, Җәйләү-дә Речная урамын, Бордыбашта Заовражная урамындагы юлны ремонтларга ниятлиләр. Бу эшләрне уңышлы башкарып чыгу өчен авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова авыл халкын үзара салым акчасын җыюда актив булырга чакырды. «Акчаны никадәр тизрәк җыеп банкка тапшырсак, безнең өчен шулкадәр яхшырак була. Ул акча берничә тапкыр артып безнең исәп-хисапка күчә. Аннан ремонт, төзекләндерү эшләрен дә иртә башлап, көзгә кадәр эшләрне төгәлләп куячакбыз», – диде ул.
2020 елда республика программасы буенча Борды авылында Лесная урамында 395 метр озынлыктагы юлга ком-таш салынган. Җиңүнең 75 еллыгы уңае белән откан грант акчасына һәйкәлне ремонтлау эше дәвам иттерелгән. 
Борды авыл җирле-гендә «Чулпан» балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, өч ФАП, почта бүлекчәсе һәм берничә кибет эшләп тора. Авыл җирлегендә мәчет, часовня, гыйбадәт йорты да бар. Төзекләндерү буенча район конкурсында 2020 елда мәдәният йорты I урын алган. 


Борды авыл җирле-гендә КФХлар да актив эшчәнлек алып бара. «Бөтен өмет шуларда инде, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Озак еллар дәвамында безнең авыл җирлегендә «Усадьба Касакина» ҖЧҖ, «Сельспецстрой» ҖЧҖ, «И.Н. Әшрәфуллин» КФХсы үз продукцияләрен җитештерәләр. Бордыбашта Радик Шәкүров КФХ булдырды. Фермер Алмаз Закиров та тырышып эшли. Менә аның хуҗалыгына эшче куллар җитми. Бүгенге көндә аңа кошчылар, сортларга аеручылар, инкубатор хезмәткәрләре кирәк, – ди Роза Әбделманова. 
Авыл җирлегендә тиз арада хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Роза Николаевнаның әйтүе буенча, салым буенча бурычлы кешеләр бар икән. «Авыл халкы салымнарын үз вакытында түләүгә җитди карасын иде. Юллар салу һәм төзекләндерү, урамнарны яктырту һәм башка көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү салым акчасының җыелуыннан да тора. Моннан тыш, суга түләү буенча да бурычлылар бар. Күпфатирлы йортта яшәүче сигез гаилә дүрт ай буена коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән, – диде ул.
Авылда җитди проблемалар да бар. Иң мөһимнәре – мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Мәктәпнең түбәсеннән су үтә. Интернатның булмавы хакында да әйттеләр. 
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров авыл җирлегендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәле булуына басым ясады. Чыгышында ул районда барган социаль-икътисади үсеш һәм перспектив планнар хакында да әйтеп үтте.

 

Мусабай-Завод авыл җирлегендә яшәүче халык та җыеннарда активлык күрсәтә. 2021 елда үткәрелгән беренче җыенда да халык күп иде. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева әйтүенчә, үткән ел 362 мең 250 сум үзара салым акчасы җыелган һәм дәүләттән субсидия рәвешендә 1 млн 811 мең 250 сум булып артып исәп-хисапка күчкән. Бу акчага Мусабай-Завод авылындагы юллар ремонтланган, Ташкичү авылында юлга ком-таш салынган, шул ук авылда зираттагы агачлар киселгән, Кызыл Байракта хуҗалык инвентарен саклау өчен бина салынган.
2021 елга да планнары зурдан – Мусабай-Завод авылындагы икенче зиратны койма белән әйләндерү, Кызыл-Байракта су кудыру башнясын алыштыру, Ташкичү зиратында зур булып үскән агачларны кисү, тукталыш урыны ясау күздә тотыла. 
Фәридә Әгъләҗева салымнар буенча бурыч-лыларның тиз арада салымнарын түләргә тиешлекләрен искәртте. 
Авыл җирлегендә дәүләт программасы буенча халыкның яшәешен яхшырту буенча эшләр башкарыла: урам баганаларында 7 лампа алыштырылган һәм 500 метр озынлыкта электр үткәргече сузылган, балалар мәйданчыгы ясалган.
Авыл җирлегендә булган иң зур проблема-ларның берсе – 1971 елда төзелгән мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк. Шулай ук мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе – мәчеткә газ кермәгән. Рөстәм Закиров мәчеткә газ кертелмәве хакында: «Безнең 2025 елга кадәр газлаштыру программасы бар. Кечкенә адымнар белән булса да бу юнәлештә алга барабыз», – диде ул.
Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Ринат Таһиров халыкның зират мәйданын чистарту, төзекләндерү эшендә – өмәләрдә катнашмавын әйтте һәм: «Өмәгә чыгарга теләмиләр икән, һәр кешедән берәр мең сум акча җыярга тәкъдим кертәм. Шул акчага чүп-чарны чыгарырбыз, кирәкмәгән агачларны кисәрбез һәм зират мәйданчыгын төзекләндерү-чистарту эшләрен башкарырбыз», – диде. 
Рөстәм Закиров бу мәсьәләне юридик яктан ничек законлы итеп башкарырга мөмкин булуын район башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Нәзирә Бузинага ачыкларга кушты. 
Мусабай-Заводтан Рәисә Зыятдинова пай җирләре өчен түләнә торган бодай һәм арпаның сыйфатсыз булуыннан зарланды. 
Мусабай-Завод авыл җирлегендә яшәүче халык арасында Фәридә Әгъләҗева адресына мактау сүзләре әйтүчеләр байтак булды. Алар авыл җирлеге башлыгының яхшы эшләвен, авылларда матур үзгәрешләр булуын искәрттеләр. Халык авыл фельдшерларына да рәхмәтләрен белдерде. «Безнең авылда эшләүче ике фельдшерга да нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Алар һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер», – диде Тәслия Ишалина авыл халкы исеменнән. 


Җыен ахырында фельдшерларга һәм армиядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев