Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Язучы да Алиш, батыр да»

Кыска гына гомерендә кызыклы һәм матур әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр иҗат иткән татар язучысы Абдулла Алишның тууына 110ел тулу уңаеннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Тылсымлы китаплар язучы” дип исемләнгән әдәби кичә узды.

"Язучы да Алиш, батыр да" дип аталган китаплар күргәзмәсендә  Алишның төрле елларда басылган әсәрләре һәм китаплары, аның турында булган газета һәм журналлардагы  мәкаләләр тупланган иде. Кичә Алиш әкиятләреннән өзекләр укып, аларның нинди әсәрдән булуын танып белү белән башланып китте. Кичәне алып баручы югары сыйныф укучылары Идрисова Динара һәм Якупова Айгөл язучының иҗатына, тормыш юлына бай эчтәлекле күзәтү ясадылар. Аларның чыгышы презентация, фотосурәтләр күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар Абдулла  Алиш әсәрләре буенча төзелгән әдәби  викторина сорауларына  дөрес һәм төгәл итеп актив  җавап бирделәр. Килгән кунаклар "Сәйлән" балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең "Чукмар белән Тукмар", ә мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән "Куян кызы" әкиятләрен яратып кабул иттеләр. Чара Теләнче Тамак авылы китапханәсе хезмәткәрләре күчтәнәчкә алып килгән курчак театры белән тәмамланды.

  Әлеге кичә Абдулла Алишның батыр,  Ватанга тугрыклы булуы  белән халык күңеленә кереп калган шәхес икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Балаларга аның иҗаты  якын һәм кызыклы.  Абдулда Алишның  әсәрләре һәрвакыт тәрбияви чыгынак булып тора.

Реклама

 Китапханә мөдире Мингалиева Зөлфия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X